Алсусыз калган көн

Бүген хезмәттәшебез Алсу Хәсәнова- Булутның арабыздан киткәненә 6 ел. Ул яман чир белән көрәште. Әмма чир аны җиңде. Авыруы көчле булса да, Алсу нык булырга тырышты. Дәваланудан бушаган көннәрне язмаларын язды, хәтта хат буенча командировкага да чыгып китә иде.

Еллар узса да, без Алсуны истән чыгармыйбыз. Аның хакында сагынып сөйләшәбез. Газета укучылар да бик юксына аны. Төркиядә гомер итүче ире Ләвәнт Булут белән дә аралашып торабыз. Ул да Алсуын сагынып яши. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Алсу!
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ләвәнтнең Алсуга атап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Алсуга
Син,
Күзләремдәке нур,
Колакларымдагы моң,
Иреннәремдәге җырсың.

Соңы тынымда мин,
Синең бал төсле чәчләренең,
Исене сизәчәкмин.
Вә син йөрәгемдәке янгын,
Тормышымдакы иң шат елларсын.
Сине беркайчан да онытмыячакмын,
Син һәр вакыт догаларымдасын…
29.04.2018


Фикер өстәү