Хәтер өзелмәячәк. “Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» проекты дәвам итә

Татарстанда “Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» дигән социаль-гуманитар проект башланып киткәнгә бер елдан артык вакыт узган. Проект кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан 458, тылда хезмәт куйган 22 494 мең хатын-кызның язмышы белән танышканнар. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

– Без бу проектны Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан багышлап башлап җибәрдек. Максатыбыз сугышта катнашкан, ул елларда тылда хезмәт куеп, ил тынычлыгы өчен үзеннән өлеш керткән хатын-кызларны барлау иде. Өлкәннәргә игътибарны арттырырга теләдек. Аларга картлык көннәрендә ярдәм итәсе килде. Нинди шартларда яшәүләре кызыксындырды, – ди Татьяна Ларионова. – Һәр районда яшәгән өлкәннәр хатын-кыз депутатлар күзәтүе астында. Әле дә хәлләрен белеп торабыз. Кемнеңдер хәл ителмәгән сорауларына җавап табабыз.

Проектның максаты – хәтер барлау, истәлекләрне киләчәк буыннарга тапшыру. Депутатлар аларны барлый башлагач, өлкәннәрнең дә күңеле булган. Аеруча картлар йортында яшәүчеләр үзләренә булган игътибарга рәхмәтен җиткергән.

Татарстанның 26 өлкәннәр йортында 3 сугыш ветеранының тол хатыны, 67 тыл ветераны яши икән. Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, аларның хәлләрен белешкәннәр. Кайберләренең бүлмәләренә ремонт ясалган. Гаилә җылысыннан мәхрүм булган өлкәннәрең күбесе үз бәхетен башка җирдә таба. Аларны гаиләләренә алучылар бар. Татарстанда сигез әбине үзенеке иткән гаилә бар.

Биектау районында яшәүче тыл хезмәтчәне Шәмсенур Низаметдинова хәзер бәхетле картлык кичерә икән. Аны авылдашлары тәрбиягә алган.

– Гомере буе илләр тыныч, тормышлар мул булсын дип тырышкан кешеләр, гомер көзендә ялгызы кала. Шәмсенур апаның да бер кешесе дә юк. Кияүгә чыгып тормаган. Туганнары калмаган. Әле ярый Сафиннар гаиләсе үзләренә алган. Ул гомер буе кемгәдер бирә алмаган назын, җылысын чит гаиләдә өләшә хәзер. Әби аларга тиз ияләшкән. Үзләре дә гомер буе бергә яшәгән кебек, диләр. Менә мондый язмышлар күңелне сөендерә, – ди Татьяна Ларионова.

Хәл белүләр бушка китми. Бер очрашудан соң, Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәненең үзенә тиешле инвалидлык алмаганы ачыклана. Ә ул гомере буе гел урында яткан икән. Әбекәйгә үзенә тиешле ярдәм күрсәтелә.

– Өлкәннәргә иң беренче чиратта игътибар кирәк. Кая гына барсак та, без алар белән очрашып, бер тапкыр булса да кысып кочаклап кайтырга тырышабыз. Кызганыч, көннән-көн сафлары кими. Шуңа да өлкәннәр хакында мәгълүматны тизрәк тупларга кирәк. Аларны җыярга журналистлар да ярдәм итә. Бер ел эчендә матбугатта 23 меңгә якын язма басылган. Фронтка язган хатларны да җыябыз. Аларның күбесе татар телендә. Фотолар да шактый җыелды. Барлык мәгълүматларны архивка тапшырып барачакбыз, – ди Татьяна Ларионова.

Әлеге проект тәмамланмый. Ул дәвам итәчәк. “Сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызлар исән чакта, бу эш тукталмаячак”, – ди депутат.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү