Янгын сүндерүче Максат: “ Баштагы 3 елны хисләр ташыды”

Бүген – янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге хезмәт бик тә җаваплы һәм шул ук вакытта куркыныч та. Янгын сүндерүче булып эшләү җиңел түгел. Әмма бер тапкыр бу эшкә килгән кеше, моннан китә алмый. Казанның Идел буе районында урнашкан 1 нче янгын -сүндерү бүлеге җитәкчесе Максат Гайнетдинов әлеге һөнәрне сайлаганына бер дә үкенмәгән. Киресенчә, ул кешеләргә ярдәм итә алганына сөенеп яши. Үз эше белән горурлана.


– Мин Самара өлкәсендә хәрби хезмәттә булдым. Армиядә миңа бик ошады. Киләчәктә үземне хәрби юнәлештә күрәсем килгән иде. Баштарак контракт белән хезмәт итәргә калмакчы идем. Тик барып кына чыкмады. Монда кайткач, ике дә уйламыйча янгын сүндерүче булып эшкә урнаштым, – ди Максат.
Ул янгын сүндерүче булып 10 ел эшли. Баштагы өч елында хисләрем ташыды, ди ул.
– Эшли башлауга, күңелдә горурлык хисе барлыкка килә. Кая эләккәнеңне дә аңлап җиткермисең әле. Нинди генә очрак булса да, күңел әрни. Кешеләрне коткара алмаганга борчыласың. Ә аннары инде эшли-эшли төшенәсең. Хезмәтебез – җиңел түгел. Әмма ир-егетләргә сер бирергә кирәкми. Без – кешеләрне коткарабыз. Әнә шул мизгелләр бар авырлыкны оныттыра. Согы янгын вакытында 18 кешене коткардык. Авыру өлкәннәрне дә күтәреп йөгерәсең, сабыйларны да алып чыгасың. Ә аларны исән-имин күрү шулкадәр көч бирә. Эшнең бар рәхәте – елмаюлы, рәхмәтле йөзләрдә, – ди Максат.
Утка керү – уен эш түгел. Үз гомереңне куркыныч астына куеп, син башкаларны кайгыртырга тиеш. Ә өйдә синең кайтуыңны көтеп, син дип өзелеп торучылар бар. Максатны да өйдә әнисе, хатыны, баласы көтә. Тик ул эшенең бар авырлыгын сөйләп бетерми. Гаиләсен борчымаска тырыша.
– Шәһәр үзәгендә эшләсәк тә, без теләсә кайсы янгынга чыгып китәргә әзер. Хәбәр килүгә кузгалабыз. Төрле чаклар бар. Кайчак тәүлегенә бер генә шалтырату булмый. Ул вакытта бик сөенәбез. Кайбер вакытта исә 20 шәр тапкыр янгын сүндерергә чыгабыз. Бер генә теләк– ут күп очракта кешеләрнең саксызлыгы аркасында чыга. Шуңа да сак булсак иде. Алда бәйрәм көннәре. Яллар күңелсез хәлләргә әйләнмәсен өчен үзебезне һәм якыннарыбызны уттан сакласак иде, – ди Максат. – Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйсым килә. Кирәкле һөнәр дисәләр дә, чакыручылар күп булмасын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү