Бер йөзекнең йөз кашы. Актаныш Казанда бәйрәм ясады

Алар башка төрле. Агыйделле, Сөнле, Шәймиевле, чәк-чәкле, мәдәниятле халык. Актанышлылар турында сөйләшкәндә, шулай дияргә күнегеп беттек бугай инде. Хәер, бу сүзләрнең хаклыгын ким дигәндә ел саен Казан тамашачысы алдында раслап тора алар.

Актаныш төбәгеннән чыккан талантлар, якташларын да, якташ булмаганнарны да бер залга җыеп, өч сәгатьлек тамаша күрсәтте. Кичке сәгать җидедә башланасы концертны көтеп утыручы халык, артистларның биш минутка соңга калуларын күрде дә, дәррәү китереп кул чабарга тотынды. Сәхнәнең икенче ягында торучылар, әллә шуны ишетеп, әллә башка сәбәп белән, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бәйрәмнәрен башлап җибәрделәр.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, кая барса да: “Агыйдел” – безнең горурлык”, – дияргә ярата. Алар белән чыннан да горурланырга була шул. Тамашаны да нәкъ менә Дәүләт ансамбле статусына ия булган “Агыйдел” ачып җибәрде. Тарихтан башладылар. Татар үткән таулы, үзәнле юлны хәрәкәтләр аша күрсәтте алар: “Таудан алып суга салсалар да, бөгеп булмас бөек татарны”. Истә калган тагын бер чыгышлары – “Сөн буе татарлары” җырлы-биюле композицияләрен дә аерып үтим әле. Агыйделнең сул кушылдыгы буена сибелгән татарларны “Агыйдел”леләрдән дә яхшырак кем белсен инде?! Алар һәр өлкәнең асылын бию хәрәкәтләре, көй, җыр аша гына түгел, искиткеч костюмнары белән дә күрсәтә белә.

Узган ел ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Лилия Фәтхуллина: “Без ел саен концерт программасын актанышлыларга гына хас булган рух белән сугарырга тырышабыз. Җырларны да, биюләрне дә үзебез яшәгән төбәктәгечә, башкалардан аерылып торырдай итеп куябыз”, – дигән иде. Быел да сынатмадылар.

– Ни өчен актанышлылар бүген бу сәхнәдә басып тора? Алар алфавит буенча гына түгел, башка өлкәләрдә дә беренче урында булырга тырыша. Татарстанның тәүге Президентын да Актаныш биргән. “Җырлар патшабикәсе” – Әлфия Авзалова да – безнеке. Шахмат буенча дөнья чемпионы Алисә Галләмова да, тимераякта шуу буенча дөнья чемпионы Алинә Заһитованың нәселе Агыйдел буеннан чыккан, – диде сәхнәдән Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов.

Бәйрәмне Актаныш егете, җырчы, концертның режиссеры Илсур Шәрипҗанов тормыш иптәше Гөлназ белән алып барды. Актанышны газиз йорты итеп белгән җырчылар Лилия Муллагалиева, Илнар Ялалиев, Илгизәр Исламов, Кирам Сатиев, Азат Нургалиев, Элмира Җәлилова, Асаф Вәлиев, Фирүзә Хафизова, Азат Тимершәех, Ләйлә Дәүләтова һәм башкалар да чыгыш ясады. Җырчылар илһамият бишекләренә багышлап, “Актанышым” дип җырлар җырласа, шагыйрәләр, үз чиратында, илһамланып үз шигырьләрен укыды.

– Мәркәзебездә мондый күркәм очрашу оештыра алганыбызга бик шат без бүген. Барыбызга да билгеле, Актаныш татар дөньясына шәхесләр бүләк итүдән гыйбәрәт булган тарихи бурычына әле дә  тугры кала. Аның тарихи да, бүгенгесе дә гаҗәеп матур. Без шушы халәтне сакларга омтылабыз. Халкыбыз бар өлкәдә дә матур итеп хезмәт куя. Әле соңгы арада районда Дәүләт театры булдыру максаты белән янып йөрдек. Президентыбыз да уңай боерык бирде. Быел сабантуйлары уздыруны да рөхсәт иттеләр бит. Форсаттан файдаланып, кунакка чакырыйм әле, – дип сөйләде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.

Быел укытучыларның август киңәшмәсе дә Актанышта узачак икән. Районда әзерлекне инде башлаганнар.

Кире сәхнәгә кайтсак, Азат Тимершәехның чыгышын игътибарсыз калдырып булмас. Бер җыр башкарганнан соң, “Туган авылым – Богады турында җырламыйм бу юлы – хәтерем калды” диде ул. Район башлыгы исә бу хәлне авылның күрсәткечләре түбәнәю белән аңлатты. Тик авылларын бетерергә ашыкмый алар – башка районнар белән чагыштырганда, Актанышта хәлләр ярыйсы икән. Киләсе елда Казан тамашачысы Богады турындагы җырны ишетерме? Бу хәзер – вакыт һәм Азат Тиммершәехның авылдашлары кулында.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү