Каһвә урынына яшел чәй

Арыганлыкны еш кына каһвә ярдәмендә җиңәргә тырышабыз. Әмма табиблар хроник арыганлык вакытында каһвә, киресенчә, зыян салырга гына мөмкин, дип кисәтә. Ул көч керткән кебек була да, әмма күп тә үтми, кешенең хәле тагын да начарлана. Каһвә йокы бозылу, баш өянәге куркынычын да арттыра ала. Шуңа күрә арыганлыкны бетерү өчен каһвә урынына яшел чәй эчәргә киңәш ителә. Аның составында да кофеин күп.


Фикер өстәү