Мәктәпләрдә табиб булгач, зарлар бетәрме?

Мәктәпләргә табибларны кире кайтарырга җыеналар. Дәүләт Думасында мәктәп медицинасына  кагылышлы закон проекты карала.

– Бу – бик мөһим сорау. Зур мәктәпләр төзибез, әмма анда табиблар юк. Кемдер авырса, «ашыгыч ярдәм» килгәнне көтеп торсынмыни? Ә хәзер махсус табиб булачак. Аны шартлы рәвештә «мәктәп табибы» дип атарга мөмкин. Әгәр табиблар әзерлибез икән, медицина кабинетлары да булырга тиеш, – дип аңлатты газетабыз хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.  – Балаларның күбесе физик яктан көчле түгел, уку да авыр. Аларның сәламәтлеген күз уңында тотар өчен  табиблар кирәк. Бу карар медицинага бәйле проблемаларны хәл итәр дип ышанабыз. Балаларны физкультура дәресләренә кертү буенча да сораулар күп.  Кемдер белешмә табып, шуны гына тәкъдим итә. Ашатуга кагылышлы проблемалар да бар. Табиб исә нинди  ризык яравын-ярамавын әйтәчәк. Мәгариф оешмаларында беренче ярдәм күрсәтү буенча закон проекты беренче укылышта  кабул ителде. Бала янәшәсендә булган укытучы әлеге күнекмәләрне белергә тиеш. Элек без укыганда вузларда андый курслар бар иде. Бу норма кагыйдәләрне законлаштырып куячак. Дәүләт Думасы мәктәп медицинасына кагылышлы закон проектын көзгә кабул итәр дип өметләнәбез.

Мәктәп программаларына медицина-психологик экспертиза үткәрү тәкъдиме дә карала. Бу аларның  белем бирү системасына ни дәрәҗәдә туры килүен ачыклау өчен кирәк. Закон нигезендә шундый эшне башкару мөмкин булачак. Әти-әниләр мәктәпләргә балаларының нинди авырулары барлыгын җиткерергә тиеш. Бу инде туклану, ял мәсьәләләрен көйләргә ярдәм итәчәк. Физкультура дәресләренә бары белешмә белән генә кертәчәкләр.

Казан гимназиясендә эшләүче табиб-педиатр Әлфия Нуриева әйтүенчә, балалар көн  дәвамында еш керә. Укучыларны ашказаны, хәлсезлек, күзләренең начар күрүе, тиз аруы борчый.

– Балалар бик хәлсез хәзер. Йә башлары әйләнә, йә түнеп китәләр. БДИ, бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) тапшыру өчен бик нык борчылалар. Кулларында – телефон. Саф һавада йөрү дә җитми. Беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары.  Әгәр мәктәптә медицина хезмәткәрләре булмаса, нәрсә булып бетәр икән, дип шаккатып утырам. Соңгы 10–15 елда мәктәпләр табибсыз калды, шуңа күрә аларга кытлык. Медицина кабинетлары да кирәк. Гимназиядә теш дәвалау эшен оештырып караган идем. Әмма әти-әниләрнең күбесе: «Безнең үз табибыбыз бар, ул яхшы дәвалый», – дип каршы килде. Шуңа күрә мәктәпләрдә теш дәвалау кабинетларын булдыруны файдасыз дип саныйм. Балаларның тешләрен карап торабыз анысы, – ди Әлфия Нуриева. – Теләсә кайсы даруханәгә барып, кирәкле әйберләрне дә алып кайта алмый башладык. Хосусый даруханәләр, 15–16 мең сумлык әйбер алмасаң, кире боралар. Аннан бит даруларны чиплаштыру системасы кертелде. Өч ай буе интегеп йөргәч,  көч-хәл белән дәүләт даруханәләре челтәрен таптым. Анысы да Казанда берничә генә. Бу проблеманы мәгариф бүлегенә дә җиткергән идем. Мәгариф хезмәткәрләре беренче ярдәм күрсәтә, ясалма сулыш алдырта белергә тиеш.  Кан ага икән, жгут салып, аны туктатып тора ала. Әмма укытучыларга  балага дару бирергә рөхсәт ителми. Аларга бары нашатырь спирты иснәтергә генә ярый. Бала хәлсезләнеп китсә, кайберләре  кесәләрендәге кан басымы, йөрәк даруларын бирә. Моннан бит, киресенчә, баланың хәле начараеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә укытучыларга дару бирмәскә кушабыз.

Укучылар күбрәк нинди чирләр белән авырый? Мәктәпләрдә балалар табиблары җитәме? Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек.

– Күп кенә мәктәпләрдә медицина хезмәткәрләре штаты юк. Күбесе хастаханәләрдән килеп йөри. Әмма һәр мәктәптә дә белгечләр бар. Көн саен иртән  тикшерүләр уздырыла. Балаларның да, мөгаллимнәрнең дә температурасы үлчәнә. СанПиН кагыйдәләре буенча, кабинетларда, коридорларда һава рециркуляторлары, кул өчен дезинфикаторлар куелган, – диделәр  министрлыкта.

Белгеч фикере:

 Альмира Мостафаева, ДРКБның методик эшләрне оештыру буенча баш табиб урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгариф оешмаларында медицина ярдәме күрсәтү буенча баш белгече:

– Мәктәп укучылары арасында авырулар күрсәткече тотрыклы булып санала. Узган ел белән чагыштырганда берникадәр кимүен дә күрәбез. Балаларда  бигрәк тә тын юллары, ашказаны, сөяк-мускул системасы, күзгә бәйле авырулар, имгәнүләр һәм агуланулар очрый. Бу исемлек башка еллардан әллә ни аерылмый. Әйтик, күз авырулары, җәрәхәт алулар, агуланулар мәктәп мохитенә дә бәйле. Мәктәпне тәмамлаганда, укучылардагы авырулар саны ике тапкыр арта. Югары сыйныфларда чирләр хроникка әйләнә. Бүген «Сәламәтлек саклау» илкүләм мәгариф проекты кысасында күп кенә проблемалар  хәл ителә. Барлык оешмаларда да балаларга беренче ярдәм күрсәтүгә, беренче тапкыр күзәтүгә алынган балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Бу – йөрәк, эндокрин системасы, күз авыруларына игътибар артты дигән сүз. Участок табиблары,  авырулары беренче тапкыр теркәлгән балаларны исәпкә алып, аларны даими күзәтеп торырга тиеш. Республикада бу юнәлештә 2019 елдан бирле эш алып барыла инде. Мондый күзәтү авыруларның кимүенә китерә.

Кызганыч, Татарстан мәктәпләрендә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, педиатрлар белән тәэмин итү күрсәткече түбән. Әмма күбесендә  шәфкать туташлары бар. Кайбер районнарда мәктәпкә  авыл фельдшерлары да җәлеп ителә. Соңгылары 80 процентка  җитә. Балалар табиблары җитмәү укучыларга игътибар аз дигәнне аңлатмый. Участок табиблары, башка белгечләр профилактик чаралар уздыра, шулай ук сәламәтлек үзәкләре  белгечләре дә кушыла. Алар бездә – бишәү. ДРКБда да андый үзәк бар. Үзәк табиблары даими рәвештә  мәктәпләргә бара, укучыларның сәламәтлеген тикшерә. Узган ел  шундый 120 тикшерү оештырылган.  Шулай ук үзәктә атна саен балалар һәм аларның әти-әниләре өчен сәламәтлек дәресләре үткәрелә.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү