Метро күпере җимерелеп, 15 кешенең гомере өзелгән

Мехикода коточкыч фаҗига булган, анда 15 кеше үлгән , 70тән артык кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

Фаҗига 3 май көнне 22:30да (Мәскәү вакыты белән 6:30) булган. Olivos станциясе янында поезд күпердән чыккан вакытта ул ишелеп төшкән. Һәлакәт корылмага автомобиль килеп бәрелү сәбәпле килеп чыккан. Мехико мэры Клаудия Шейнбаум әйтүенчә, үлүчеләр саны 15 кә җиткән.


Фикер өстәү