100 яшьлек әби коронавирустан прививка ясаткан

Казанда яшәүче 100 яшьлек сугыш ветераны Сәмра Бикмиева коронавирустан прививка ясаткан. Шулай итеп, ул Татарстанда вакцина кадаткан иң өлкән кеше булды.

Билгеле булганча, Сәмра Бикмиеваны кичә туган көне белән өенә барып, Татарстан Президенты да котлады. Ветеран өчен үзенчәлекле котлау сүзләре белән Росгвардия Казан полкы хәрби оркестры музыкантлары чыгыш ясады – оркестр ветеран яши торган күп фатирлы йорт ишегалдында уйнады.

Сәмра Сабир кызы Бикмиева 1921 елның 5 маенда ТАССРның Буа районы Килдураз авылында крестьян гаиләсендә туа. 1941 елның июлендә ул Казан акушерлык мәктәбен тәмамлый, ә август аенда шәфкать туташы буларак Казанның хәрби госпиталенә мобилизацияләнә. 1943-1945 елларда ул 1 нче Белорус фронтының 61 нче армиясенең медицина көчәйтүенең 86 нчы аерым ротасы кече лейтенанты исемендә операция шәфкать туташы булып хезмәт итә, аның составында Белоруссия, Литва, Латвия, Польшаны уза һәм Германиягә барып җитә. Ул «Почет билгесе», II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү