Рөстәм Миңнеханов Апаста чәчү эшләре белән танышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Апас районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Алар район үсеше һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Биредә районның инвестицион проектлары тәкъдим ителде. Чәчү эшләре турында Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу барышында яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинациянең мөһимлеген ассызыклады. Ул республикага вакцина дозасы җитәрлек күләмдә кайта, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов Апас районы үсешен уңай бәяләде һәм авыл халкына эшләрендә уңышлар теләде.

Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүчеләр 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәйкәл 2005 елда Дәүләки авылында төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын карады. Бу объект республика акчасына капиталь төзекләндерелгән. Түбә, фасадлар, инженерлык челтәрләре ремонтланган, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, бина тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Дәүләки мәдәният йортында берничә клуб оешмасы эшли, китапханә ачылган, китапханә укучылары интернетка керә ала.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ заводын реконструкцияләүнең барышы белән танышты. Инвестор компания заводны торгызу буенча актив эш алып бара. Алга таба биредә сөтне эшкәртү, сыр һәм сыр продукциясе җитештерү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов инвестор компаниянең сөт заводын торгызу һәм аны алга таба яңадан җиһазлау буенча эшчәнлеген уңай бәяләде.

 


Фикер өстәү