Республикакүләм ифтар кысаларында «Ак Барс арена» стадионында мохтаҗларга ланч-бокслар өләшәчәкләр

2021 елның 11 маенда Казанда 9 Республикакүләм ифтар узачак. Әлеге зур күләмле чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Быел Республикакүләм ифтарының төп мәйданы «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак. Ә массакүләм авыз ачу урынына эләгә алмаучылар өчен «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар җыелмалары тарату пункты оештырылачак.

Ифтар җыелмалары 11 майда «Ак Барс Арена» стадионының Чистай урамына караган медиафасады ягыннан 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр таратылачак.

9 Республикакүләм ифтар куркынычсызлык чараларын саклап узачак.


Фикер өстәү