Миләүшә Сибгатуллина: «Татар эстрадасында вакыт туктап калган кебек»

Андый кешеләр турында яңалыкның алдыннан йөгерә, диләр. «Туган тел» татар-башкорт телеканалының Казан филиалы директоры, продюсер Миләүшә Сибгатуллина әнә шундый зат. Күп кенә иҗади башлангычларның авторы ул. Без аның белән канал үзенчәлекләре, татар эстрадасының хәле, тормыш кагыйдәләре турында сөйләштек.

Миләүшә, музыкаль каналлар берничә, алар арасында «Туган тел» каналының үзенчәлеге нәрсәдә?

–  Башкортстан белән Татарстан артистларының бер каналда булуы – иң беренче үзенчәлегедер, мөгаен. Бу исә – әсәр, жанр төрлелеге дигән сүз. Тагын бер аерылып торган ягы – биредә үзешчәннәргә дә урын бирелә. Үзешчән композитор, үзешчән артистлар өчен махсус проектлар булдырылган.

Канал әле яшь, оешуына нибары 12 ел, Татарстанга килүенә 5 еллап. Шуның дүрт елын мин җитәклим. Эшне мин тапмадым, үл үзе мине эзләп тапты. Канал ошый, чөнки биредә ирек бар. Күңелеңә нинди тема ошый, шуңа алынасың. Биш еллап «Оста татар» проекты эшләп килә. Анда нинди дә булса һөнәргә оста кешеләр күрсәтелә. Ә бит татарда осталар күп, ләкин алар үзләрен күрсәтә белмиләр. Кемдер эшен күреп алса, дөньяга чыга инде ул. Юк икән, дөнья андый оста барлыгын белми кала.

  Сез татар, башкорт эстрадасында кайныйсыз. Шуннан чыгып, татар эстрадасына нинди бәя бирәсез? Төрле фестивальләр үткәрелә, яңа форматлар уйлап табыла, алга китеш бармы?

– Татар эстрадасында вакыт туктап калган кебек. Бу җәһәттән казахларны, башкортларны үрнәк итәргә була. Менә аларда заман белән бергә атлау бар. Кайчак концертка барам һәм юморның түбән дәрәҗәдә булуына, моңның булмавына оялып кайтып китәм. Казахстанның Мәдинә Садвакасова, Димаш Кудайбергенны карагыз. Аларның вокал мөмкинлекләренә генә түгел, сәхнә культурасына, киенү рәвешенә, аранжировкаларына, сәхнә бизәлешенә игътибар итегез әле. Казахстан эстрадасын хәтта Россия эстрадасыннан югарырак күрәм. Зәвык әллә кайдан күренә шул ул. Безнеке алар янәшәсендә, кызганыч, үзешчән дәрәҗәдә, профессионаллар бик аз. Татар эстрадасының торгынлыгы сәбәпләре шактый. Алар арасында профильле оешмалардан (министрлык, мәдәният идарәләре) җырчыга ярдәм булмау, җырчы белән эшләүче профессионал продюсерлар әзерләнмәү дә бар. Нәтиҗәдә җырчы үзе аранжировкасын эшләтә, тавышын яздыра, күлмәген тектерә, өстәвенә билет сатуны да үзе кайгырта… Хәлдән таеп сәхнәгә чыкканда аның җыр башкарырлык энергиясе дә калмый, шуңа «плюс»кә селкенеп тора.

Ничек алга җибәрергә соң эстраданы алай булгач? Бәлкем ниндидер фестиваль, бәйгеләр кирәктер?

– «Үзгәреш җиле» булып карады бит инде, ләкин эстрадада глобаль үзгәреш сизелмәде. Бәлки эстрадага дип юнәлтелгән дәүләт акчасы тиешле урынына барып җитми торгандыр. Бәлки хикмәт миллилекне алга сөрә белмәүдәдер. Башкорт күршеләребез миллилекне стильләштереп сәхнәгә дә, көндәлеккә дә кертте.  Бездә дә дизайнерлар көндәлек тормышка кайтара: татар бизәкле футболкалар, күлмәкләр әзерли башладылар. Сәхнәдә, экранда исә һаман да биш тиенлек түбәтәй, шифон күлмәкләр… Барысында да димим, күбесендә.

Миллилеккә сусаганга Сәйдә Мөхәммәтҗанова иҗаты якындыр сезгә?

– Кеше китап укымый дибез, аның күңеленә кайдан ачкыч табарга соң? XXI гасыр баласы кулына газета алмый шул инде, китапның да күбрәк аудиоформаттагысын сайлый. Мин үзем дә балаларга карап, татарлыкны киләчәк буынга ничек тапшырырга, дип уйланам. Минем балам күңелендә бар әле ул, аның баласы да, мин исән булсам, белер, ә аннан соң киләчәк буыннар белән нәрсә булыр? Шуңа күрә җыр барышында генетик хәтерне уятырлык символлар кулланырга кирәк дигән фикергә килдем. Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы «Сагынырсыңмы?..» җырына клип әнә шундый максат белән эшләнде. Анда татарның дәүләтчелеге, ата һәм бала мөнәсәбәте, йорты, мәгърифәткә тартылулары күрсәтелде. Әлеге клип Фатих Кәриминең «Морза кызы Фатыйма» дигән  әсәренә нигезләнеп төшерелде. Әсәр Исмәгыйль Гаспринскийның әти-әнисенә багышлаган һәм анда морза кызы Фатыйма бакчачы Мостафа белән кавыша. Ә безнең клипта гашыйклар кавыша алмады… Ул клип ихлас килеп чыкты һәм кыска арада танылды. Сәйдә өчен сөендем дә, горурландым да. Яшерен-батырын түгел, мәгънәле җырларны башкарырга теләүчеләр бик сирәк. Сәйдә исә иң авыр әсәрләр белән эшли. Безнең милли горурлыгыбыз инде ул.

Телевидение минем язмыш, дип әйтә аласызмы?

– Дөресрәге, мин үтәсе юлдыр ул. Бер дәвалаучы апа, «мин кулым белән, син сөйләвең белән халыкка хезмәт итәсең. Әгәр телевидение булмаса, сиңа минем кебек кеше кабул итеп утырырга туры киләчәк», дигән иде. Мөгаен, шулайдыр. Әмма яшьрәк вакытта туры эфирлардан соң үзеңне дә чистартырга кирәк булуын, намазлар укырга кирәклеген белмәгәнмен…  Язмыштыр ул.

Яңалыкны җәһәт эләктереп алу холыктанмы?

– Яңалык килеп чыкканын көтмимдер мин, үзем уйлап табамдыр. Һәр хәлдә күбрәк шулай була. Яңалыкны уйлап табу да – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Әлеге идея, берничә кешегә биреләдер. Аннан соң кем беренче эшли башлый инде. Көнендә эшләмәсәң, идеяне башка кеше чынга ашырачак. Шуңа күрә, әгәр күңелемә ниндидер уй керә икән, мин аны тормышка ашыру эшен шунда ук башлыйм. Мәсәлән, «Оста татар» проекты шулай башланды. Ул вакытта телевидениедән китәргә кирәк иде, ә урынга калдырырга кеше юк. Кастинг узган Луиза белән эшли башладык. Соңыннан үзе дә, телевидениедә җиде ел өйрәнмәгәнне бер айда өйрәттең, диде. Интервью алымнары, камерага карау, хәтта камерага карап исәнләшергә дә өйрәндек. Әмма әдәби телне бер айда гына өйрәтеп булмый, монысына инде шактый тырышырга кирәк. Әле бит тумыштан телевидение кешесе була, бар тырышлыгы белән телевидениегә эләккәне. Җырчылар да шулай, моңы бары да, өйрәнеп җырлаганы да сәхнәдә. Алып баручылар белән дә шул ук хәл. Тырышлыгы белән үз дигәненә  ирешкәннәргә – афәрин, әмма аларны тыңлавы авыррак. Аның үзенә дә авыр, әмма ул тырыша һәм үҗәтлеге аркасында популярлашып та китә.

Шулай итеп, үз урыныма калдырырга кеше әзерләгәндә, «Оста татар» проекты туды. Хәзер инде ул продюсерлык үзәгенә әверелде.

Ничә ел эшләгән урыннан китү авырмы?

– Килүне дә, китүне дә шөкер итеп кабул итәргә кирәк. Бер эшеңә нокта куела икән, икенчесе, тагын да кызыграгы башлана дигән сүз. Мин эштән китеп үпкәли, җитәкчеләрне каһәрли торган кеше түгел.

   Рәсем ясау осталыгы кайдан?

– Ул сәләт әтидән килә торгандыр. Әти – тарихчы, рәсемгә үзлегеннән өйрәнгән. Әтидән сәләт улыма күчкән. Улымнан карап мин дә ясый башладым. Үземә ошаган төсләр сайлап, үзем теләгәнчә ясыйм. Кеше сызган юлдан барырга теләмәү инде аның бусы да.

Тормышта оптимистмы сез?

– Мөгаен шулайдыр. Чөнки төшенкелеккә бирелү – Аллаһының бер сынавыдыр. Ә инде шөкер итә белмәү, төшенкелеккә бирелү – иң зур гөнаһларның берседер. Тормыштан арып киткән кешеләргә, зарланырга яратучыларга балалар хастаханәсенең тәннәре пешүчеләр бүлегенә барып кайтырга киңәш итәм. Мине ирем алып барган иде. Аннан да зуррак гыйбрәт юк. Яисә онкология бүлегенә барып кайтыгыз. Шуннан үзеңә бирелгән гомернең, саулыгыңның кадерен белә башлыйсың. Күзебез күрә, колак ишетә, аяк-куллар йөри, ризыкны йота алабыз – шөкер итәрлек бит инде. Күпләр әнә шул бәхеттән дә мәхрүм.

Быелга куелган төп өч максат.

– Өчәү генә түгел бит алар, йөздән артык. Гадәттә кешеләр яңа елга максатлар куеп керә, мин исә бер Рамазаннан икенчесенә кадәр яшим. Алар арасында Ислам университетына укырга керү бар иде, бу максатка ирештем, Аллага шөкер. Максатым – Фатих Кәриминең атасы Гыйльман ахунның гарәпчә язылган көндәлекләрен укырга теләү иде. Аның гаҗәеп акыл иясе булуы улына язган хатындагы бер өзектән дә аңлашыла. Ул анда, балаларымның авызыннан өзеп җыелган акчаларны сиңа укысын, милләткә файдалы кеше булсын, дип җибәрәм. Без балаларыбызга укы, милләтеңә файдалы булырсың дип әйтә беләбезме соң? Юк бит, укы, кеше булырсың, акчалы эш табарсың, дип әйтү белән чикләнәбез. Яшьләр белән эшләү максатым бар иде, университетка эшләргә кире кайттым. Алдагы максатлар арасында кытай телен өйрәнү бар. Криптовалюталарга төшенеп киләм. Болар ниятемне тормышка ашыру өчен кирәк. Ниятең булмаса, кемгәдер бәйлелек килеп чыга. Минем кебек ирек яратучы кеше алай яши алмый.

Блиц-сораулар:

Яраткан автор.

– Сергей Лазарев, Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла.

Ничек ял итәргә яратасыз?

– Иң рәхәт ял – йокы. Аннан табигатькә чыгу, диңгез буе һәм тәмле итеп ашау.

Тормыш девизы.

– Биргәненә шөкер итеп, төшенкелеккә бирелмичә алга барырга.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү