«Иң әһәмиятлесе – дәлилләп языгыз», – дип кенә әйтә иде Миңназыйм»

Мулла кушкан исеме – Миңназыйм инде. Безнең татарда кушма исемнәрне кыскартып әйтү бар, әмма, без аңа күбрәк Назыйм дип түгел, ә Миңназыйм дип дәшә идек. Мин әле «абый» дигән сүзне дә өсти идем. Безнең татарда «апа, абый» дип дәшү – олылау билгесе. Ул да миңа «абый» ди. Һәм читтән тыңлап торган кеше моңа аптырый. Кайчак: «Сезнең кайсыгыз олы соң?» – дип тә сорыйлар. Без дәшмибез.

Без Миңназыйм Сәфәров белән «Татарстан яшьләре»ндә бергә эшләдек. Икебез дә урынбасарлар идек.

Көннәрдән бер көнне Миңназыйм яныма килде дә: «Риман абый, «Ватаным Татарстан»га баш мөхәррир итеп чакыралар, нишлим икән? Монда да бик яратып эшлибез бит», – диде. «Зам – зам инде ул, Назыйм абый, – мәйтәм, – син – менә дигән яшь журналист, инде «сам» булырга да вакыт». Әнә шулай «ВТ»ның баш мөхәррире  булып китте ул һәм бераздан мине дә үз янына алды. Татарның олпат милли басмасын 16 ел җитәкләде Назыйм.

Яшерен-батырын түгел, олпат гәҗитнең «хөкүмәт гәҗите» дигән аты да бар бит. Янәсе, гәҗит битләрендә рәсми материаллар, хөкүмәт каралары бик мулдан. Һәрхәлдә, укучылар фикере шундый иде. Назыймның төп максаты әнә шул рәсмилектән котылып, бар халык егылып укый торган гәҗит чыгару иде. Әкренләп-әкренләп үз ниятенә ирешә барды ул, кайчак хакимият тарафына тәнкыйть сүзләре бастырып чыгарудан да курыкмады. «Иң әһәмиятлесе – дәлилләп языгыз», – дип кенә әйтә иде. Әлбәттә, хөкүмәт акчасына яшәгән гәҗиттә әллә ни сикереп булмый инде ул, шулай да әйтәсе сүзләребезне эзоп теле белән әйтергә тырыштык.  Модага иярү, кыю булып күренү өчен хакимияткә күсәк белән селтәнү безнең эш түгел иде. Иң кызыгы: газета җитәкчелек белән аңлашып эшли башлады. Ялагайланып түгел, нәкъ менә аңлашып. Мондый сәясәт бүген дә дәвам итә. Баш мөхәррир Гөлнара Сабирова исә Миңназыйм Сәфәровны үзенең остазы дип саный.

Миңназыймны без урындыгы өчен түгел, олы җанлы, кече күңелле җитәкче булганы өчен хөрмәт иттек, яраттык. Үзенең шактый ук югары кәнәфи биләвеннән кайчак уңайсызланып та куя кебек иде ул. Бүлмәсенә керергә рөхсәт сорау юк иде. Бары тик үзендәме-юкмы икәнен генә белештек.

Бер кызык нәрсә: миңа җитәкче бөтен нәрсәне белә, бөтен сорауларга җавап бирә ала кебек тоела. Мин «Татарстан яшьләре» баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевне һәм Назыйм Сәфәровны күз алдында тотам. Җитәкчегә карата шундый яхшы фикер уяну шулар белән бәйле. Икесе дә бик мәгълүматлы, хәтта гаилә, йорт салу, бакчачылык серләрен дә белә алар.

Һәм Исмәгыйль дә, Назыйм да – бала чактан  ук әтисез үскән егетләр. Без егет чакта: «Ир егеткәй яшьли ятим калса, күкрәк көче белән мал таба», – дип җырлап, урам әйләнә идек. Ике җитәкчемнең дә күкрәк көче белән мал табуын, тормыш коруын беләм, әмма кайчак, кече күңелле олпат җитәкче булыр өчен ятим калырга кирәк микәнни, дигән уй да башка кергәләп чыга. Әтисе Мәүлет абзый үлгәндә, Назыйм бишенче сыйныфта укыган. Шул ук елны өлкәннәр белән бергә колхоз басуында борчак чаба башлаган. Мәүлет абзый урынына «гаилә арбасы»на да җигелергә туры килгән аңа. Әнисе өлгермәгәндә хатын-кыз эшендә дә булышкан. Әйтсәм, Назыйм үпкәләмәс дип уйлыйм: фәлән айлык балаларын да үзе юындыра иде ул. Хатыны Резедәгә бу хакта сүз кушканым  да бар. Ул: «Балаларны кулдан төшереп җибәрермен, йә дөрес тотмыйча имгәтермен дип куркам. Ә Назыймкаемның кулы килеп тора. Гомумән, бөтен эшкә кулы бара аның», – дигән иде. Иренә һәрвакыт әнә шулай иркәләп дәшә ул. «Назыймкаем» диюе турында хатыныма да әйткәләим. Яхшы гадәт тә тиз йога, абзагызга да «Риманкаем» дигән сүзләрне шактый еш ишетергә туры килә хәзер.

Назыйм белән бер ишегалдында яшибез, эшкә барганда да, кайткач та еш күрешәбез. Телефон аша да гел хәбәрләшеп торабыз. Хәзерге көндә ул – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе. Кайчак мине тапшыруларга да чакыра. Сүзебез – әлбәттә инде, милләт, шәхесләребез язмышы турында. Тапшыруга хәтле дә, тапшырудан соң да сөйләшеп туя алмыйбыз. Бетмәсә дә бетмәс икән сүз. Әле беркөнне тапшыруда үзенә сорау бирдем. Интервьюны ул ала иде юкса. «Менә син – Татарстаннан читтә, Чуашстанда туып үскән егет. Әмма милли хисләр синдә безнекеләргә караганда калкурак кебек. Нидән икән бу?» – дидем. Җавабы бик гади иде Назыймның: «Сез үз өегездә яшисез, сакларлар әле, бирерләр әле, дин дә бетмәс әле, дип тынычланып торасыз. Читтән караганда яхшырак күренә дигәндәй, без татарга янаган куркынычны бөтен барлыгыбыз белән сизәбез һәм татарны яшәтү – безнең бурыч, дигән уй белән гомер итәбез», – диде ул.

Ә мин, үз кадереңне белү өчен читтә яшәү кирәк микәнни, дип уйланам. Бүгенге татар матбугаты турында да  еш гәпләшәбез без. Блогерлыкны журналистика белән янәшә куярга омтылуны өнәми Назыйм. «Ул журналистика түгел, ә ишек ярыгыннан, йә ачкыч тишегеннән кеше тормышын карап тору да, шуннан кызык табарга тырышып, халыкка сөйләү, – ди. – Ә журналистларның максаты – тормышны, яшәешебезне һәрьяклап яктырту, кеше өчен иң әһәмиятле темаларны күтәрү». Блогерлыкка вакытлыча мавыгу дип кенә карый һәм мавыгулар белән генә яшәп булмый, бүгенге журналистика да кызык эзләүгә генә кайтып калмасын иде, ди. Яшь булса да, Назыйм минем остазым кебек. «Җәннәт әниләрнең аяк астында булыр» дигән сүзләрне дә мин иң элек аннан ишеттем. Сөйләшкәндә әнисен искә алмый калмый ул. «Бу турыда әни болай дигән булыр иде…» кебек сүзләрне аннан гел ишетәм. Бер изге җан булган әнисе Әминә апа. Соңгы сулышларын алганда да: «Улым, мине тәмугка илтеп тыкмаслар инде, әйе бит. Бер кешегә дә начарлык эшләмәдем, гөнаһ кылудан сакландым», – дигән дә: «Пәйгамбәребезнең әнисе исемен дә йөртәм бит әле», – дип елмаеп куйган ди.

Әйткәнемчә, Назыйм «Ватаным Татарстан»ны 16 ел җитәкләде һәм шушы еллар эчендә мин аның берәүгә дә авыр сүз әйткәнен дә, рәнҗеткәнен дә хәтерләмим. Әминә апаның соңгы сүзләрен ул, бәлки, ана васыяте дип тә кабул иткәндер. Инде менә мин белгән Назыйм 60 яшен тутырды. Әле егетләр кебек ул. Хатыны да: «Назыймкаем, сиңа алтмышны биреп булмый», – дигән. Моны әйткәч, икебез дә: «Хатыннар белми әйтми», – дип көлеп җибәрдек. Дөньяның чите кителмичә парлы булып, балалар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын инде!

Бу теләкләргә «Ватаным Татарстан»ның барлык хезмәткәрләре дә кушыла, Назыйм абый!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү