Бүген иртән республиканың Чистай районында Renault микроавтобусы һәм MAN фурасы бәрелешә. Юл-транспорт фаҗигасендә биш кеше һәлак була. Тагын дүрт кеше, шул исәптән бер яшүсмер зыян күрә.
Авариядән соң оператив штаб оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров җитәкли.
Зыян күргән гаиләләргә тиешле психологик ярдәм күрсәтелә.