Казан мәктәбендәге фаҗигада үлүчеләр саны 8гә җиткән

Казанның 175 нче мәктәптәге атыш корбаннары саны арта. 11.30 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, 8 кеше үлгән. Татарстан Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, аларның җидесе бала һәм берсе укытучы.

Казанның барлык мәктәпләрендә дә саклык чаралары арттырылган. Икенче смена уку булмаячак.

Татарстан Президенты зыян күргән гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Урында биргән комментарийда:  «Без шундый хәл килеп чыкканы өчен үкенәбез. Ут ачучыларның берсе 19 яшьлек егет, аның исеменә корал рәсмиләштерелгән булган», —  диде.


Фикер өстәү