12 майда Казанның барлык мәктәпләрендә дәресләр кичектерелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча Татарстанның барлык уку йортлары тикшереләчәк.
Моннан тыш, Президент тарафыннан барлык уку йортларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү бурычы йөкләнде.