11-12 майда Татарстанда мәдәни чаралар кичектерелә

Татарстанда барлык мәдәни чаралар кичектерелә. Бу хакта мәдәни оешмалар үз сайтларында хәбәр итә. “Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында үлгән балалар һәм хезмәткәрләрнең ата-аналарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Олы хәсрәтне күтәрер көч һәм сабырлык телибез. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез.

12 май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Шул сәбәпле «Хуш, авылым. Хыял» спектакле 16 майга күчерелә. Алынган билетлар үз көчендә кала” – дип яза Камал театры. Шундый ук хәбәрләрне башка театр коллективлары да урнаштырды. Тинчурин һәм Кариев театрлары да бүген һәм иртәгә буласы спектакльләрне башка көннәргә күчерде. Төгәлрәк мәгълүматны кассаларга шалтыратып белешеп була.


Фикер өстәү