Ак Барс Банкы Казандагы фаҗигада үлгән һәм зыян күргән гаиләләрнең ипотека һәм кредит бурычын бетерә

Ак Барс Банкы 11 майда 175 гимназиядә зыян күргән һәм үлгән кешеләрнең гаиләләренең ипотека һәм кулланучы кредиты бурычын бетерә. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. 

Ак Барс Банкы идарәсе рәисе Зөфәр Галиев Рөстәм Миңнехановка банк зыян күрүче һәм үлүчеләр исемлеге белән базадагы мәгълүматны чагыштырып анализлый дип белдергән. Башка банклар шулай ук әлеге эшкә кушылачак.


Фикер өстәү