Салават Фәтхетдинов дәрәҗәле бүләккә ия булган

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны бүләкләү турындагы указ имзаланган.

Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүдә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Салават» яшьләр үзәге» дәүләт бюджет оешмасының сәнгать җитәкчесе Салават Зәки улы Фәтхетдинов II дәрәҗәдәге «Дәүләт алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнә. Указ 11 майда имзаланган.


Фикер өстәү