Ирада Әюпова музей хезмәткәрләрен котлады

18 майда бөтендөнья күләмендә Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан мәдәният министры Ирада Әюпова редакция аша барлык музей хезмәткәрләрен котлады.

«Музейларга бик күп буыннарның мәдәни мирасын туплау миссиясе йөкләнгән, – диелә котлауда. – Алар халыкның мәдәниятлелеген арттыруда, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Нәкъ менә музейларда ата-бабаларыбыз казанышларының шаһитлары, сынлы сәнгать шедеврлары саклана. Төбәк, ил имиджын булдыруда да музейларның тоткан урыны елдан-ел үсә.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы музейлардагы мәдәни кыйммәтләргә генә түгел, бәлки әле туган якның тарихына, аның күпмилләтле мәдәниятенә фидакарьләрчә хезмәт итүчеләргә дә гаять бай. Бу кешеләргә аерым зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Аларның эшкә тугрылыклылыгы, энтузиазмы, иҗади көче нәтиҗәсендә музейлардагы әйберләр, үткәндәге серләрне ачып, киләчәк турында уйланырга мәҗбүр итеп, безнең алда гүя җанлана.

Бу бәйрәм көнендә яңа иҗади уңышлар һәм илһам көче, нык сәламәтлек, иминлек телим».

 

 


Фикер өстәү