Психотерапия кафедрасы доценты: «Балага югалту кайгысын башкача кичереп булуын күрсәтергә кирәк»

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе ата-аналар һәм балалар өчен кризислы тормыш хәлләрен җиңү буенча туры эфирлар циклын дәвам итә. Бүген сорауларга Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова җавап бирде.

Бала үлемнең асылын кайчан аңлый башлый?  

– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үлемнең барлыгын аңлый, әмма ул – алар өчен кешенең көндәлек тормыштан юкка чыгуы гына. 6-9 яшьтә бала тормышның кисәк кенә үзгәрә алуын аңлый башлый. 9 яшьтән бала үлем югалту авырлыгы кичерә башлый. Ә яшүсмерләр өчен аны аңлау бик авыр бирелә. Алар, кемнең дә булса гомере өзелүен белгәч, аны үзләре белән чагыштыра башлый, яшәү мәгънәсе, асылы турында уйлана. Бу уйлар аларны төшенкелеккә китерергә мөмкин.

Балалар якыннарын югалтуны ничек кичерә?

– Бала югалтуны зурларга караганда авыррак кичерә. Нинди дә булса кайгы килүгә, әти-әниләр баласында кайгыру билгеләре күрмәскә дә мөмкин. Тик бу әле аның ситуациягә битараф булуын аңлатмый. Бала бу авыр чорын, әти-әнисе гаиләгә килгән югалтуны инде кабул итеп, тынычлана башлагач, якынча 3-6 айдан соң кичерә. Бу чор шактый үзенчәлекле уза: ул борчылып йөрми, ләкин аның үз-үзен тотышы үзгәрә. Агрессия, сүз тыңламау, үз эченә бикләнү, әйткәләшү – ул шулай кайгыра. Билгеле, кайчан гына авыр хәлдә булган әти белән әни баласын ни эшләтергә дә белми, мондый хәлне яңа гына булган вакыйгаларга бәйләргә тырыша. Балаларда шушы “кичектерелгән кайгы” булуын белгән хәлдә, ихтимал, соңгы вакыйгаларның аларда калдырган йогынтысын без көз көне күрербез.

Якыннарын югалтуны кичерүче бала белән ничек сөйләшергә?

– Бала белән аның үз-үзен тотышын түгел, барлыкка килгән характер үзенчәлекләренең алсәбәбләре турында сөйләшергә кирәк. Конфликт тудырганчы, әти-әниләргә “Мин синең өчен борчылам, ярдәм итә аламмы?”, “Синең белән ни булды?”, “Син үзеңдәге ачуның сәбәбләрен беләсеңме?”, “Синең хисләрең турында психологка яисә, аноним шалтыратып, белгечкә сөйлисең килмиме?” кебек сорауларны бирергә киңәш ителә. Үзләренә ярдәм итәргә рөхсәт бирмәсә, алар балаларына башка кеше ярдәм итә алуы турында искәртеп торырга, дөрес юл күрсәтергә тиеш.

Балага белгеч ярдәме кирәк булуын ничек аңларга?

– Бала яшүсмерлек яшенә җитеп, аның үз-үзен тотышында әлеге чорга хас булган үзенчәлекләр, аерым алганда, агрессия сизелсә, аңа психолог ярдәмен тәкъдим итәргә кирәк. Әгәр балада бу агрессия артык кискен характерда (ишекне каты итеп бәреп яба, юлында яткан песи яки эткә тибеп китә, ашаудан баш тарта, начар сүзләр кушып сөйләшә) була икән, бу исә психиатрга мөрәҗәгать итүне тәлап итә.

Баланы кызганып, барысын да рөхсәт итүдән кайчан туктарга?

– Дөрестән дә, бала авыр чор кичергәндә, без аңа элек рөхсәт итмәгән әйберләргә дә күз йомабыз. Бу – дөрес түгел. Мондый очракта баланы олылар белән тиң күрергә, югалту кайгысын башкача кичереп булуын күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, бала дустын югалта. Башта, әлбәттә, ул аның сурәтенә карый да алмаска мөмкин. Ләкин берникадәр вакыттан соң бу чор уза. Аның вакыты исә баланың дусты белән ни дәрәҗәдә якын булуына бәйле. Менә шуннан соң аңа якынының сурәтләрен карарга, аның белән бәйле яхшы хатирәләрне бергәләп искә алырга тәкъдим итәргә мөмкин.

Әти-әнисен югалткан бала белән ничек аралашырга?

– Бу киңәшләргә баланы тәрбиягә алган кешеләр колак салсын иде. Иң мөһиме – баланың әти-әнисен алыштырырга тырышмаска. Ятимгә бар күңелен бирсә дә, ул кеше аның әтисе яки әнисеннән дә яхшы була алмый. Киресенчә, чын мәгънәсендә аңлый башлаганчы, ул аның өчен күпкә начаррак тоелачак. Бала күңелендә аның ике канаты тормышындагы иң якын һәм иң газиз кешеләр булып кала бирәчәк.

Югалту кичергән баланың сыйныфташына бу турыда ничек сөйләргә?

– Көн саен диярлек очрашып торган сыйныфташы якын кешесен югалта икән, балага бу югалту турында чагыштыру ярдәмендә сөйләргә кирәк. Бәлки, балагыз йорт хайванын югалткан булгандыр? Билгеле, бу – чагыштырмаслык әйберләр. Әмма бала сыйныфташының югалткан кешесе белән нык бәйләнештә булганын аңларга тиеш. Шулай ук аңа дустына ярдәм кулы сузарга да тәкъдим итеп карарга кирәк. “Бәлки, без аны кунакка чакырырбыз?”, “Бәлки, без бергәләп йөреп кайтырбыз?”. Бу тәкъдимнәр дә урынлы булачак.

Әгәр белгечкә сорауларыгыз булса, әлеге номер буенча 8 (843) 294-96-10 “Кайнар линия” эшли. Сез биргән сорауларга “Туры эфир” вакытында җавап бирәчәкләр.


Фикер өстәү