«Хәзерге вакытта пионериянең булмавы үзен сиздерә»

Бүген – Пионерия көне. Әлеге көн белән бәйле хатирәләрне барладык.

Алмаз ХӘМЗИН:

– Пионерлар көнен бик яратам. Мин – пионервожатый, ә мәктәп буенча пионерларның башлыгы бер бик чибәр генә кыз иде. Мин ул кыздан яшьрәк идем, рапорт бирергә чыккач, бөтен сүзләремне онытып, югалып бетә идем.

Шундый җанлы, бер гөнаһсыз, тәртипкә, гаделлеккә өйрәтә торган оешма иде ул. Әхлак, тәрбия мәсьәләсендә нинди зур йогынты ясаган, хәзер менә еллар үткәч, җәмгыятьтәге төрле вакыйгалардан соң, аның әһәмияте шуның хәтле зур булган икән дисең. Анда керер өчен елап бетә идек, керми калу безнең өчен зур хурлык иде. Хәзерге вакытта пионериянең булмавы үзен сиздерә. Пионер чакны сагынып, кире кайтарырдай булып искә алам. Хәзер дә пионер булып яшим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «ВТ» журналисты:

– Безне дә пионерга алдылар. Сеңлем белән бер сыйныфта укыдык. Авылда галстук юк. Без аны Алабугада яшәүче абыебызга алырга кушкан идек. Көне җитте – абый күренми.  Кич йокларга яттык. Иртәнге дүрттә мин яткан як тәрәзәсен кемдер шакый. Карасам, абыем кайткан! Йокыдан сикереп  тордык. Абый итәк белән костюм да алган. Башка кияргә пилоткасы да бар. Бик шатланып, мәктәпкә киттек. Пионер чаклар бик күңелле иде. Ел саен табигатькә чыгып бәйрәм ясадык. Мин сыйныф командиры идем. Учакны миңа ягасы. Шуңа да, тизрәк кабынсын өчен, сыйныфташым Илнар учакка бензин сибеп куя иде. Шуңа мин аны бик оста гына кабызып җибәрә идем. Еллар үтсә дә, хатирәләр күңел түрендә саклана.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА:

– Пионерия бүген дә бик кирәк, ул  яшьләрне тәрбияләүнең бер чарасы иде.

19 май хәтеремдә шундый матур көн булып истә калган. Су буена барып учак яга идек. Ял итеп, уеннар оештырып, аралашып кайта идек. Учакның дөрләп януы әле дә күз алдымда тора.

Гамил ӘСХӘДУЛЛА:

Мин пионерлар көнең, 19 майны, яшьлекне искә төшерә торган бәйрәм дип кабул итәм. Кешелеклелек, гаделлек кебек сыйфатларны үз эченә ала, элек пионер булмау хурлык иде.

Фото: kommersant.ru


Фикер өстәү