Маймыллыктан кайчан чыгарбыз?

«Белем дәрәҗәсе түбән җәмгыять, гыйлемле җәмгыять белән чагыштырганда, һәрчак рәхимсезрәк. Анда изү, ирексезләү, тигезсезлек күбрәк, куерак.  Әхлак азрак».

Мондый билгеләмәне кайсыдыр артык акыллы кеше әйткән дип уйларга кирәкмидер. Башында уй булган һәркем иртәме-соңмы андый бәйләнеш барына төшенә. Гыйлем үзе исә, сәләттән дә бигрәк, беренче башлап тәрбиягә һәм дә әхлакка барып тоташа кебек. Чын гыйлем иясе вакытында яхшы тәрбия алган, тәрбия һәм белем әхлаклы иткән зат булыр. Гәрчә белемле вәхшиләр, явыз даһилар очраштыргаласа да. Әмма алда язганнардан барыбер шундый нәтиҗә чыгарып булыр иде: дөньяны бәхетле итәр өчен, аны бары гыйлемле һәм тәрбияле итәсе генә. Тәрбия һәм гыйлем булганда, әхлак яралмый кала алмый.

Бу юлларны мин Халыкара әхлак көненә (Международный день нравственности) бәйле рәвештә язам. Әйе, андый көн дә бар. Ләкин БМО билгеләгән мөһим һәм затлы даталар: Халыкара толерантлык көне, Халыкара тынычлык көне, Халыкара көч кулланмау көне (Международный день ненасилия), Халыкара үзара тыныч яшәү көне һ.б. гамәлдә торуга да карамастан, кызганыч ки, алар – мәҗбүри үтәлүгә, реаль көчкә ия булмаган декларатив көннәр. Әлегә алар теләкләр җыелмасы, бары шигарьләр генә булып кала. Ник шулай соң?

Кешелек цивилизациясенә әле нибары 5–6, күп булса 10 мең ел. Билгеле бер биологик төр, төркем, андагы коллектив акыл өчен бу – бик аз вакыт аралыгы. Кешелек әлегә – биләүдәге имчәк баласы гына. Аның нинди сыйфатта җитлегәсен фаразлау да авыр. Миллион еллар барган эволюция нәтиҗәсендә җанвардан кешегә әверелгән, цивилизация берәмлеге булган адәми зат – маймыллыктан чыккан, тик чын кеше булып җитешә алмаган биологик төр. Аның бүген билгеле бер күләмдә акылы, фикерләү сәләте, хәтере бар, ул нәтиҗәләр чыгара белә. Тик ул камиллектән нык ерак. Биологлар да кеше геномының хайваннарныкыннан нибары бер процентка (!) гына аерылуын әйтә. Кыргыйлык, инстинктлар, ил-көндәге әхлаксызлык менә кайдан.

Әйе, кыргый табигатьтә әхлак юк һәм була да алмый. Чөнки табигатьтә, мәгълүм ки, яшәү, исән калу өчен миллиард еллар буе рәхимсез көрәш бара. Ул һәрчак агрессиягә бәйле. Кыргый табигать эволюциясе әхлакны белми: эре хайваннар вакларны тотып ашый, ваклар исә һаман качу, котылу ысулларын камилләштерә, үз азык базасын киңәйтә. Бүре куянны ботарлый, кисәкләргә аера, бөркет, мәсәлән, елан белән туена. Елан, үз чиратында бака, тычканнарга рәхим-шәфкать күрсәтми. Кайда монда әхлак, шәфкать дигән категориягә урын? Бер яктан уйлаганда, кешеләр арасында әхлак дигән сүзнең яралуы, әйләнешкә керүе, ул турыда сүз куерту үзе генә дә зур казаныш кебек. Ихтимал, ул категория – илаһи зат Аллаһы үзе иңдерергә алынган, тик әлегә иңдереп бетермәгән сыйфаттыр.

Геннарында кыргыйлык яшәп тә, «homo sapiens» (человек разумный) исеме алган җан иясенең шәхси сыйфатлары әлегә шактый түбән. Әлбәттә, безнең арада гомере буе Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанып яшәгән изге затлар, адәми затның холык-фигылен, асылын яхшы аңлаган мәшһүр язучылар, Нобель премиясе лауреатлары, академиклар, галимнәр бар. Тик төрле калыптагы җинаятьчеләр, мәңге кипмәс сәрхушләр, гомере буе бер изгелек тә кылмаган гөнаһ ияләре, башка төр адәм актыклары алардан күбрәк. Җирдәге белем системасы кешене, зурдан алганда, укырга һәм язарга гына өйрәтә. Урта белемле уртакул зат һич тә гыйлем иясе түгел. Югары белем дә аны гарантияләми. Белем бирү системасы күпчелек илләрдә җайга салынган булса да, кешене чын кеше итү алгоритмы планетада әле эшләнмәгән. Һәм бу хәл – кешелекнең бүгенге төп бәласе, хәтта ки фаҗигасе, сугышларсыз яши белмәү сәбәбе.

Бөртекләп гыйлем җыясы урында бөртекләп түгел, умырып мал, байлык җыю шаукымы да инде күптән тамыр җәйгән. Шушы хәл үзе генә дә әхлакка ирешүдә безне чабудан тартып тора. Бүген бит: «Ул кадәр акыллы булгач, син нишләп шулай ярлы соң?» – дип кенә җибәрәләр. Ягъни синдәге зиһен, акыл бер юнәлештә – күсе сыйфатында гына эшләргә тиеш булып чыга. Тик алны-арты карамый, ярыша-ярыша мал җыйганда, кешелеклелек, әдәп, намус, әхлак белән исәпләшү мөмкин микән ул?

Күпчелек дәүләтләрдә власть та халыкны гыйлемле, тәрбияле, аның белән бергә әхлаклы итү ягында түгел. Чөнки, беренчедән, алай идарә итү кыенлаша. Икенчедән, аңа киткәч, властьның үзенә дә әхлаклы, иманлы буласы. Алар аңа әзер түгел. Бу җәһәттән совет чорының икенче яртысы искә төшә. КПСС Үзәк комитеты, Политбюро үзен бик тә иманлы санады. Тик ул иман коммунистик иман иде. Шулай булып та, ул власть биредәге халыкта уку, укымышлылык культы тудыра алды кебек. Без ул чорда хакимиятне гомумән дә бүләк өләшүче Кыш бабай сыйфатындарак күрдек төсле: фатирга чаклы биргәч, ничек башкача уйлыйсың. Тик совет чоры дәүләтенең Левиафан вакытын – күпләрне чәйнәмичә йотуын да онытмасак иде…

Мораль һәм әхлак дигәндә ХХI гасыр безнең өметләрне акламады. Кешелеккә ике бөтендөнья сугышы китергән ХХ гасыр да акламады аны. Техник һәм технологик алгарыш тормышны яхшыртса да, кешелеккә моңарчы булмаган, күрелмәгән үтерү кораллары, яңадан-яңа корал системалары китерде. Ник шулай? Чөнки әлеге дә баягы рухи һәм әхлакый үсеш туктап калды. Мәгърифәт яңа үрләр яуламады, яңа әхлак институтлары тумады, диннәр йогынтысы көчәймәде, шәхес иреге артмады. Киресенчә, без яңа төр коллыкка кердек. ХХI гасыр коллыгы ул – башкалардан кәттәрәк, баерак, уңышлырак булып күренергә теләү. Әйбер җыю, башыбызны томалап, акыл җыюны да оныттырды. Бишбылтыр балигъ булган малай-кызлар үзләре җыйган шул уенчыклардан аерыла алмый бүген. Әхлак сай: бәла килгәндә, ут чыкканда, аны сүндерергә ашыгучылар күп түгел. Ят янгында кулын җылытучы, аны тамаша кылучылар, битарафлар күбрәк.

Франсиско Гоя дигән рәссамның моннан ике гасыр элек үк ясалган, мәгълүм испан мәкален гәүдәләндергән «Зиһен йокысы албастылар тудыра» («Сон разума рождает чудовищ») дип аталган билгеле картинасы бар. Акыл һәм әхлак йокысы аркасында туган бүгенге көн албастылары алар – байлыкка табыну, имансызлык, мин-минлек, ялтырау. Затсызлыклардан котылып, чын кешелек сыйфатларын арттырасы иде безгә.

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү