Газетага язылу

«Вакыты җиткәч сөйләшер дә, уйнар да дип көтмәскә»: балада аутизм икәнен ничек белергә?

Балалар мәйданчыгында бер бала җиргә аунап елый, кычкыра, әнисен дә, башкаларны да ишетми. Яшьтәшләренә якын да килми.

«Вакыты җиткәч сөйләшер дә, уйнар да дип көтмәскә»: балада аутизм икәнен ничек белергә?
Татар информ

Уеннары бер булсын өчен үзенә дә, әнисенә дә зур сынаулар аша узарга туры киләчәк. Әле янәшәдәгеләрдән дә игътибар кирәк булачак.

Сабыйның бер яшендә кабатлый торган берничә сүзе булмаса, уйнаганда уенчыкларга төртеп күрсәтә алмаса, әни буларак синдә бу шик тудырырга тиеш. «Мин моның берсенә дә игътибар итми яшәдем. Барлык бала да бертөрле түгел, минеке болай икән дип уйладым. Табиблар да, вакыты җиткәч сөйләшә башлар, диделәр. Шулай итеп, Сәйдәгә 6 яшь тулганчы мин барысы да әйбәт булачак дигән хыял белән яшәдем, – ди аутист бала тәрбияләүче Диләрә Зәйдуллина. – Белгечләр белән аралашканнан соң гына бу диагнозның гомерлек икәнен аңладым. Аннары миндә максат барлыкка килде: кызымны җәмгыятькә яраклашкан кеше итеп тәрбияләргә».

Башта дөрес итеп ашарга өйрәнергә туры килә. Чөнки ризык аркасында берәр җире авыртса, бала моны аңлатып бирә алмый. Сәйдәне тыныч кына кибеткә йөрергә өйрәтү дә сынауга әйләнә.

– Чөнки ул нәрсә күрә шуны сорый, алып бирмисең икән, кибет идәне безнеке, рәхәтләнеп ауный. Анысын да хәл иттек. Кызым хәзер кибеткә кергәч, нәрсә алырга ярый, дип сорый. Сәйдә кеше арасында үзен тәртипле тотарга өйрәнсең өчен кафеларга махсус йөрдек. Кызым тавышлангач, хәтта берничә тапкыр куып та чыгардылар. Шундый ук ният белән театрга йөрттек. Хәзер инде алар спектакльне ахырына кадәр карап бетерә икән. Аутист балаларны көн дә бер күнекмәләрне кабатлап кына нәрсәгәдер өйрәтергә була. Бер тапкыр кызганып, урамнан кергәч кул гына юдырмыйсың икән, барысын да яңадан башларга кирәк. Мәктәпкә барыр вакыт җиткәч тә алар һәр адымны айлар буе кабатлап өйрәнә, – дип сөйли Диләрә Зәйдуллина. – Читтән күзәтүче кешеләрнең карашына ияләнү дә авыр. Дәшми китсәләр, бер хәл. Әле бит акыл өйрәтүчеләр дә табыла. Тешеңне кысып түзәсең инде. Хатын-кызларга караганда, ир-атлар сабырсыз. Аек акылым белән мин аларны бик яхшы аңлыйм, ял итәргә килгәч, акырып утырган баланы тыңлыйсылары килмидер. Ләкин минем дә монда булырга хокукым бар. Тик бу очракта мин үземне дә, баламны да яклап бернәрсә эшли алмыйм».

Казанда сәламәтлегендә тайпылышлар булган инвалид балалар өчен бик күп чаралар оештырыла. Ләкин алар бу чарага я тамашачы булып килә, я аларны аерым катнаштыралар.

– Ә мондый балаларга сау-сәламәт яшьтәшләре белән аралашу кирәк. Миңа баламны инвалид буларак кабул итүләре дә, кызганулары да кирәкми. Без мескеннәр түгел. Спорт ярышлары икән, сау-сәламәт балалар белән бер тигез бәяләсеннәр, тырышсын, укысын, – ди Диләрә.

Бүген Казанда аутист һәм сәламәтлекләре буенча башка тайпылышлары булган балаларга бушлай ярдәм күрсәтә торган «Игелекле Казан» оешмасы эшләп килә. Алар балалар белән беррәттән әниләргә дә ярдәм итә. Чөнки авыру баласы булган әни үзе ярдәмгә мохтаҗ, араларында үзен гаепле санаучылар да бар. Үзәктә балалар яшьләренә карап төрле филиалларга йөри. 12 яшькә кадәрге балалар Ипподром урамындагы «Тылсым» филиалында шөгыльләнә. Шуннан үсмерләр Голубятников урамындагы «Канатлар»га күчә, Сеченов урамында инде 18 яшь тулганнар белән эшлиләр.

– «Тылсым»да шөгыльләнүчеләрнең 60 проценты – аутистлар, – ди оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова. – Бездә шөгыльләнә торган бала үсеп җитеп, үз көнен үзе күрә ала торган була икән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез. Аларны урамнан кергәндә ачкыч тотып ишекне ачудан алып, үзләренә ашарга пешерә алуга кадәр өйрәтәбез. Кайбер эшне 5–6 атна өйрәтергә кирәк булган вакытлар да бар. Аралашырга өйрәнсеннәр дип, үзәккә сау-сәламәт балаларны да алабыз.

«Игелекле Казан» аша узган 107 аутист бала эшкә урнаштырылган. Чамалыйсыздыр, минут саен килеп хәлне сорый, бертуктаусыз кочаклый, үбә торган сәер яшьләрне эшкә алырга атлыгып торучылар күп түгел.

– Аралашырга өйрәнсеннәр дип үзәккә сау-сәламәт балаларны да алабыз. Аутистик спектры бозылган балалар ковидтан соң күзгә күренеп артты. Бүген Казанда менталь тайпылышлары булган 5 мең бала исәпләнә. Шөкер, җәмгыять мондый балаларга ияләнеп килә кебек. Элек ниндидер катгый караш булса, хәзер аңлап, хәлебезгә керәләр. Ярдәм кулы сузалар, – ди Татьяна Мерзлякова.

Психолог Ирина Чумакова да аутист балалар өчен иң авыры дип башкалар белән аралашуны атый.

– Алар хис-кичерешләрен җиткерә алмый, беренче булып сүз башларга курка. Төгәл сорауга җавап бирүдән ерак китә алмыйлар. Яңалыктан куркалар, чөнки аның нәрсә икәнен белмиләр. Бала аны кабатлаулар аша гына кабул итә башлый. Аларга дуслашу авыр бирелә. Монда да ата-ананың ярдәме кирәк. Әмма өйдә генә утырсалар, тагын да кыенрак булачак. Бала тормышка яшьтәшләре белән аралашып кына яраклаша ала, – ди ул. – Иң нәтиҗәле ысул – баланы гадәти мәктәпкә укырга бирү. Монда сүз коррекцион яки ресурс сыйныфлар турында бармый. Аутист бала нәрсәгәдер өйрәнсен өчен сау-сәламәт яшьтәшләре белән укырга, аралашырга тиеш. Бу очракта мәктәп, укытучы, ата-ана, сыйныфташларның бердәм булуы зур роль уйный. Шулай ук әниләр театрларга, музейларга, төрле чараларга барырга курыкмасын иде. Һәр адымны күрсәтегез, исәнләшүдән алып, кешене тыңларга, сораулар бирергә, рәхмәт әйтергә өйрәтегез. Бу – бик озак вакыт таләп итә торган авыр эш. Ләкин бала хакына моны эшләргә кирәк.

Ирина Чумакова фикеренчә, сау-сәламәт балаларга янәшәдә башкалар барлыгын да аңлатырга кирәк.

– Аларны кечкенәдән янәшәдәгеләргә игътибарлы булырга өйрәтик. Хәзер көллиятләрдә дә аутистлар өчен аерым курслар ачалар. Ләкин аны яшьтәшләре кабул итә алырмы? Ата-ананы борчыган иң мөһим сорау шул, – ди ул. – Сер түгел, мондый балаларны кыерсыталар, алардан көләләр. Ә аутист үзен беркайчан да яклый алмаячак. Янәшәбездә булганнарга мәрхәмәтле булсак иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре