Казанның бер мәктәбендә укучылар террорчылар булып уйнаган

 Казандагы 8 нче мәктәпнең бишенче сыйныфында укучы дүрт бала мәктәптә бик зур ыгы-зыгы тудырган.

Алар иртән – дәрес алдыннан сыйныф бүлмәсенә медицина битлекләре киеп, кулларына уенчык автоматлар тотып кергәннәр һәм террорчылар булып уйнарга маташканнар. Әмма абынып егылганнар да куркыныч уеннарын шуның белән тәмамлап та куйганнар.

Ләкин барыбер уеннан уймак килеп чыккан: бирегә бик тиз генә вакыт эчендә Эчке эшләр министрлыгы идарәсе, Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге, Тикшерү комитеты, ФСБ, прокуратура хезмәткәрләре, кинологлар килеп җиткән.

Хәлләрнең җитдирәк борылыш алу ихтималы да булган. KazanFirst мәгълүматларына караганда, бу балаларның бер төркемгә берләшеп, террорлык актын ничегрәк кылырга кирәклеге турында үзара язышулары ачыкланган.

Моңа кадәр Казанның 40 нчы мәктәбен эвакуацияләү турында хәбәр ителгән иде. Биредә алтынчы сыйныф укучысы, укытучысына үпкәләп, Галәвиев кебек адымга барачагы белән куркыткан.


Фикер өстәү