Леонид Слуцкий «Вечерний Ургант» тапшыруында кунак булды һәм Казан турында фикерләре белән уртаклашты

Казанның «Рубин» футбол клубы баш тренеры Леонид Слуцкий «Беренче канал»дагы «Вечерний Ургант» тапшыруында кунак булды. Ул күптән түгел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Леонид Слуцкий алып баручы Иван Ургантка туган көненә ничек әзерләнүе, Казан турында тәэсирләре турында сөйләде.

– Гомеремдә беренче тапкыр шулай зурдан кубып бәйрәм оештырдым. Туем да гади генә үтте минем: ЗАГСка килдек, язылыштык, киттек. Икенче көнне инде поездда идем, вагон-ресторанда гына бәйрәм ясадык. Бу юлы исә мин ничек телим, шулай итеп туган көн үткәрергә булдым, – дип уртаклашты «Рубин»ның баш тренеры. Туган көнендә Леонид Слуцкий юморның күп булуын әйтте. Үзе дә җырлы-биюле чыгышлар белән кунакларны гаҗәпләндергән икән. Леонид Слуцкий чит илдән дә котлаулар кабул итүен белдерде. Иң яхшы бүләкне исә команда вәкилләре ясаган: «Рубин» клубы медиадепартаменты футболчыларны төрле җырчы, иҗат төркемнәре образына кертеп, “Старые песни для главного” дип аталган клип төшергән.

Тренер Татарстан башкаласын «бөке»сез Мәскәү» дип атады. «Барыгызны да Казанга чакырам. Иң яхшы шәһәр! Шул ук Мәскәү, әмма «бөке»ләре юк. Планетадагы иң уңайлы җир. Тарихи, милли калорит сакланган, бик чиста, һава торышы да рәхәт. Май бәйрәмнәрендә Казан туристлар арасында да популяр иде», – дип сөйләде Леонид Слуцкий.

Иван Ургант кунактан футбол, күнекмәләр булмаган көнне баш тренерны кайда очратырга була дип тә кызыксынды. «Кремль яры буеннан ерак түгел яшим, шунда чыгып йөрергә яратам. Театрларга да йөрим. Искиткеч Казан Кирмәне бар. Мәскәүдәге Арбатка охшаган Бауман урамында булгалыйм. Курчак театрын күрсәң!…» – диде “Рубин”ның баш тренеры.


Фикер өстәү