Шатлыгыбыз да, кайгылар да уртак

Туган телләрнең абруен ничек күтәрергә? Бала үз телендә сөйләшергә ни өчен ояла? Ата-аналар белән эшләүдә нинди үтемле чаралар бар? Әлеге сораулар һәм балалар иминлеге хакында Актанышта, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышында сөйләштеләр.

Ике республикада да дәүләт телләрен һәм башка милләтләрнең туган телләрен саклау, өйрәнү, үстерү дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Этномәдәни өлкәдә мәсьәләләрне хәл итүдә гражданлык җәмгыятьләре институтлары актив катнаша. Яңа мәгълүмати технологияләр, тел методикалары, дистанцион белем бирү формалары, төрле бәйгеләр, лингвистика юнәлешендәге ярышлар үткәрелә. Шул ук вакытта проблемалар да юк түгел. Туган телләрнең үсешенә ассимиляция, традицион кыйммәтләрнең юылуы киртә булып тора. Шуңа күрә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру буенча дәүләт дәрәҗәсендә төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, Татарстанда Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча махсус комиссия оешты. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш районы – тәрбия, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру, тарихи хәтерне саклау ягыннан үрнәк дип белдерде:

– Биредә бу җәһәттән бик күп эшләр башкарыла. Без аның беренче Президент Минтимер Шәймиевнең туган җире булуы белән горурланабыз. Ике тугандаш халыкның дуслыгы элек-электән килә. Соңгы елларда аралар тагын да якынайды. Әйтергә кирәк, дуслыкның нигезендә Дәүләт Советы белән Корылтай  арасында төзелгән килешү дә ята. Күптән түгел әлеге документ меморандум ярдәмендә яңартылды.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яшәве һәм аларга үз телләрен сакларга мөмкинлек бирелүе турында да сөйләде. Татарстан бөтен халыкларга да туган йорт булырга тиеш, диде Дәүләт Советы Рәисе. Аның әйтүенчә, 28 якшәмбе мәктәбе эшли. «Яңарыш» фонды ярдәмендә «Адымнар» күптелле мәктәпләр төзелә.

Утырышта балалар иминлеге мәсьәләсе дә күтәрелде. Башкортстан Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев чыгышын Казанның 175 нче гимназиясе фаҗигасе уңаеннан кайгы уртаклашудан башлады. Утырыштагылар бер минут тынлык белән фаҗигадә һәлак булучыларны искә алдылар.

– Беренче чиратта, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, парламент, бөтен республика халкы исеменнән, 11 майда Казан гимназиясендәге фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен белдерәм. Бик кайгырабыз, якыннары, туганнарына кызгану хисләрен җиткерәм. Яраланганнарга тизрәк терелүләрен телим. Бу  фаҗига йөрәкне сыкрата, күп мәсьәләләргә башкача карауны таләп итә. Ул саклану чаралары да, корал сату кагыйдәләрен кырысландыру да һәм башка мәсьәләләр дә. Мәгариф оешмаларында саклау чаралары камил түгел. Анда күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр утыра. Еш кына сак хезмәте дә оештырылмаган. Укучылар иминлеген Росгвардия вәкилләре оештырырга һәм бу эш ата-аналар җилкәсенә салынырга түгел, бюджет хисабына башкарылырга тиеш, – диде Константин Толкачев.  – Совет чорын искә алсак, ул чакта сакчылар юк иде, әмма мондый фаҗигаләр дә булмады. Хәзерге заманда тәрбия мәсьәләсенең игътибардан төшеп калуы ачык. Балаларга аткан кешеләр – алар кайчандыр парта артында утырганнар, димәк, мәктәп яшеннән үк  тиешле тәрбия алмаганнар. Бу – безнең барыбызның да гаебе. Тәрбия эшендә әхлак мәсьәләләренә таянырга, туган телнең ролен күтәрергә кирәк. Туган тел белән бала шәхес буларак формалаша. Соңгы вакытта исә балалар хәтта үз телләрендә сөйләшергә ояла. Моңа юл куймаска, телләрне өйрәнүгә барлык шартларны булдырырга кирәк.

Константин Толкачев туган телләрне өйрәнү өчен уңайлы мохит тудырырга кирәк дигән фикердә. «Бу уңайдан безнең парламент «этномәдәни белем бирү оешмасы» дигән хокукый төшенчәне кертү тәкъдиме белән чыкты. Мондый оешмаларны конкрет җирлеккә дә беркетергә кирәкми. Шулай итеп ата-ана баласының туган телдә белем алуын тели икән, әлеге этномәдәни белем бирү оешмасына мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына корал сатуны һәм наркотиклар белән көрәш чараларын кырыслату тәкъдиме белән чыгачак. Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде:

– Корал сату тәртибен кырыслату мөрәҗәгатен әзерлибез. 2018 елда Керчь вакыйгасыннан соң Дәүләт Думасына коралны 21 яшькә кадәрге кешеләргә сатуны тыю тәкъдиме белән чыктык, әмма федераль дәрәҗәдә хуплау тапмадык. Әгәр шул вакытта тәкъдим кабул ителсә, бәлки Казанда фаҗига булмый калыр иде.  Икенче мөрәҗәгать наркотиклар әйләнеше проблемасына кагыла. Татарстан Президенты  әйтүе буенча эш инде башланды. Наркотиклар Татарстан аша үтә. Кызганыч, бик күп бала бу эшкә тартыла. Шулай ук социаль челтәрләрдә фейк мәсьәләсе буенча да документлар әзерлибез.

Утырышта туган тел абруен күтәрү буенча төрле фикерләр яңгырады. Нәтиҗәдә ике республика вәкилләре актуаль мәсьәләләр буенча федераль үзәккә уртак мөрәҗәгатьләр әзерләргә, министрлыклар арасында хезмәттәшлекне җәелдерергә, мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендә, Халыклар дуслыгы ассамблеялары арасында тәҗрибә уртаклашу эшләрен активлаштырырга сүз куештылар.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү