11 майда Чаллы көллиятенең 16 яшьлек студенты Instagram битендә Автошәһәр мәктәпләренең берсендә теракт әзерләнүе хакында хәбәр иткән. Моннан тыш, кыз ата-аналарны балаларын уку йортларына җибәрмәскә өндәгән.
Әлеге ялган хәбәр таратучының тиз эзенә төшкәннәр. Кызның әйтүенчә аңа әзерләнә торган теракт турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә билгесез кешедән килгән. Ә ул тикшермичә генә, ялган хәбәрне социаль челтәрдә тараткан. Коткы тараткан өчен кыз 15 мең сум штраф түлиячәк.