Быел Татарстанда 16 509 укучы – БДИ, 36 532 укучы – ОГЭ тапшыра

Узган елда югары уку йортына керергә теләүчеләр күбрәк “Информатика һәм исәпләү техникасы”, “Мәгариф һәм педагогик фәннәр”, “Химия технологияләре”, “Машина төзелеше”, “Электр һәм җылылык энергетикасы”, “Клиник медицина”, “Сәнәгатьтә экология һәм биотехнологияләр” кебек юнәлешләрне сайлаган.

Аерым алганда, “Информатика һәм исәпләү техникасы” юнәлеше буенча – 1538 кеше, “Мәгариф һәм педагогик фәннәр” – 1480, “Химик технологияләре” – 1271, “Электр һәм җылылык энергетикасы” юнәлеше буенча – 1217 егет-кыз укырга кергән.

2022-2023 уку елында Татарстан вузларында бюджет урыннары саны 21 707гә җитәчәк. Гомумән, Россия буенча якындагы ике елда чама белән 45 мең өстәмә бюджет урыны ачылып, шуның 75 проценты төбәкләргә биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде. Моннан тыш укытучылар әзерләүче вузларны яңартуга 10 миллиард сум бүлеп биреләчәк.


Фикер өстәү