2022 елда БДИ бирү барлык чыгарылыш укучылары өчен дә мәҗбүри булачак

2022 елда БДИны югары уку йортына укырга керергә җыенучылар гына түгел, ә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да тапшырачак.

Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев 2021 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында кайнар линия вакытында сөйләгән сүзләргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Киләсе елда, аттестат алу өчен, һичшиксез, рус теле, база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк булачак», –  диде Музаев.


Фикер өстәү