Бакчачылар селәүсеннән зарлана: «Аның белән күзгә-күз очрашасы килми иде, куркыта бит»

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендәге “Сәламәтлек” ширкатендә яшәүчеләр бакча территорияләренә селәүсен (рысь) килүдән зарлана.

– Бу проблеманы ничек тә хәл итәсе иде инде. Без, хатын-кызлар, бакчада еш кына үзебез генә калабыз. Ә селәүсен – 20 кг лы песи. Аның белән күзгә-күз очрашасы килми иде, – ди бер бакчачы ханым.
Аның сүзләренчә, хуҗабикәнең песие югалган булган. Аны тапкач, муенындагы яраларга игътибар иткән. Песи йөри дә алмый икән.

Белгечләр әйтүенчә, сәламәт селәүсен кешеләргә һөҗүм итми. Киресенчә, ул алардан качарга тели. Ә менә котыру авыруы йоктырган җәнлекнең кешеләргә чыннан да ташлануы бар.

Мондый очрак быелның февралендә булган иде инде. Ул вакытта Кукмара районының Лельвиж авылында бер егеткә селәүсен ташланды. Бәхеткә, зыян салып өлгермәде. Икенче көнне җәнлекне үле килеш тапканнар иде. Ул котыру авыруы белән авырган, дигән шик бар.

Әгәр шулай да селәүсен ташлана икән, аннан качып китәргә тырышырга кирәкми, чөнки ул куып җитеп аркага сикерергә мөмкин. Селәүсенне кычкырып һәм кул болгап куркытырга мөмкин. Шулай ук кулга озын таяк алып, аны күтәрергә була, чөнки әлеге җәнлекләр зур күләмле әйберләрдән курка.

Фото:  НТР


Фикер өстәү