Эссе сукканда ничек ярдәм күрсәтергә?

 Нәрсә соң ул эссе сугу? Табиблар бу терминны тәннең кызып китүе дип атыйлар.

Кояш сугу белән үзәк нерв системасы зыян күрә. Бу хәл кояш астында йөргәндә генә түгел, ә берничә сәгатьтән соң да булырга мөмкин.

Җәйге эсселектән ничек сакланырга  һәм эссе сугуның беренче билгеләре

Кагыйдә буларак, бу хәл эссе һавада, кояш астында озак тору аркасында килеп чыга. Аеруча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр ешрак зыян күрә, баш һәм йөрәк авырта башлый, кан басымы уйнарга мөмкин.

Эссе кабудан саклану өчен гади шартларны үтәү мөһим:

  1. Һавага көндезге 11гә кадәр генә чыгарга, көн дәвамында күләгәле җирдә булырга.
  2. Күбрәк табигый тукымалардан эшләнгән киемнәргә игътибар бирергә.
  3. Кояшка чыкканда башка яулык ябарга яки эшләпә яки панама кияргә.
  4. Дөрес эчү режимын, су балансын сакларга, минераль сулар, чәй һәм куас эчәргә киңәш ителә. Рациондагы майлы һәм аксымлы азыкны киметергә, күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

Өйдән чыкканда үзегез белән су алу зыянга булмас.

  1. Кояш нурларыннан саклаучы крем куллануны гадәт итеп алыгыз. Кояш тәэсиреннән соң коену, юыну файдалы булыр.
  2. Эсседә авыр физик эшләрдән һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып тору кирәк.

 

Эссе сугуның беренче билгеләре – күңел болгану, баш авырту, баш әйләнү, сулыш кысылу, организмның «хәлсезлек» хисе. Соңрак күз аллары караңгылана, тән температурасы күтәрелергә мөмкин.

Эссе суккан кешегә ничек ярдәм күрсәтергә?

Иң элек күләгәле яки салкынрак урынга алып чыгарга, башын күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрне салдырырга кирәк.

Авыруга күп итеп су эчерергә, маңгай тирәсенә салкын компресс куярга, аңын югалтса, нашатырь  спирты иснәтергә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү