Гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга яңа ярдәм чаралары күрсәтеләчәк

Дәүләт Думасы, Президент Юлламасын тормышка ашыру кысаларында, йөкле хатын-кызларга һәм сигез яшьтән зуррак балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турында законны өченче укылышта кабул иткән.

Быел 1 сентябрьдән башлап, авырып киткән җиде яшькә кадәрге баласы белән өйдә утырган өчен ата-анага “больничный” хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнеләчәк.

1 июльдән башлап, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләр 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары өчен пособие алачак. Түләү күләме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына бәйле булачак.

1 июльдән башлап, йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга аена 6350 сум күләмендә акча биреләчәк.


Фикер өстәү