Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә нинди таләпләр куелачагын әйтте. Мәгълүм булганча, Татарстанда быел татар халкының милли бәйрәме коронавируска каршы таләпләрне үтәп, традицион форматта узачак.
— Безнең мондый зур чараларны узган ел да, быел да оештыру тәҗрибәсе бар инде, шуңа күрә Сабантуй көндезге форматта узачак. Без аны оештыру буенча үз тәкъдимнәребезне бирдек. Болар: территорияне мәҗбүри төзекләндерү, шәхси гигиенаны саклау өчен шартлар тудыру, бәдрәфләр, кулъюгычлар, антисептиклар урнаштыру. Җәмәгать туклануы һәм конкурслар өчен мәйданчыклар, бер урында кешеләр күп җыелмасын өчен, мөмкин булганча иркен булырга тиеш, — дип аңлатты Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Бәйрәм мәйданчыкларын корткычлардан дезинфекциялиячәкләр. Коронавирустан вакцина ясатмаган өлкәннәргә бәйрәм чараларына бармаска киңәш итте Роспотребнадзор вәкиле.