Социаль челтәрләрдә олы яшьтәге хатын-кызның атышта һәлак булганнарга куелган мемориалдан йомшак уенчык урлавын төшергән видео таралды.
Кадрда хатын-кызның уенчык һәм чәчәкләр янына килүе күренә. Як-ягына каранып алганнан соң, ул йомшак аюны ала да тиз генә китеп бара.
Социаль челтәрләрдә әлеге хатын-кызны гаеп итүчеләр дә, бәлки оныкларына уенчык алырга акчасы юктыр, дип яклаучылар да табылган.