«Без мөгез чыгарырга яратабыз»

Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының чыгарылыш укучыларының саубуллашу кичәсе аеруча күңелле узган. 11нче сыйныф укучысы Данил Гизетдинов ясаган кабриолет бәйрәмнең бизәгенә әйләнгән. Хәзерге вакытта гимназиядә Сабантуе гөрли. Таяк тартышалар, чүлмәк ваталар, бил алышалар.

– Без бәйрәмне убырлылар булып башлап җибәрдек. Актанышның бер авылыннан төтен чыгара торган машина эзләп таптык. Төтенне чыгарттык та, куркынычрак урыннан убырлылар булып йөгереп чыктык. Бөтен кеше шаккатты. кабриолетны сыйныфташым Данил 10 нчы сыйныфта проект буларак ясаган иде. Бәйрәмнең эчтәлеген телевидениегә бәйләдек. Ике сыйныф җитәкчесе Марат Гыйльметдинов белән Энҗе Шәгъзамова чиратлашып каналларга басып торды. Әйтик, 1 нче каналда мода күрсәттек. Гимназиянең формаларын тәкъдим иттек. Башкасында ел укучы, отличникларны котладык.Малайларга багышлан каналга баскач, егетләр кабриолет белән чыкты. Һәр каналның бер үзенчәлеге бар иде. Без мөгез чыгарырга яратабыз, – ди 11 нче сыйныф укучысы Раил Ибраһимов.

11 нче сыйныф укучыларының тәрбиячесе Фәнилә Бакирова әйтүенчә, гимназияне 24 укучы тәмамлый.

– Беренче чыгаралышым минем. Шуңа күрә бераз моңсу да. Балалар Мөслим, Актаныш районнарыннан килеп белем алды. 9 укучым интернатта яшәде. Бергәләп кыстыбыйлар, төрле ризыклар пешердек, токмачлар кистек. Бик пөхтә иде үзләре. Киемнәрен яхшылап төреп куялар иде. Шкафларын кечерәк балаларга үрнәк итеп күрсәтә идем. Кичке сәгать 9 да “тәмле йокы” дип әйтмичә өемә кайтып китми идем. Сагынырмын инде укучыларымны, – ди тәрбияче Фәнилә Бакирова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү