Казанда хатын-кыз самокатта ике яшьлек баланы бәрдергән

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кичә сәгать кичке бишенчедә самокатта сабыйны бәрдергәннәр. Фаҗига Ахунов урамындагы 10нчы йорт янында булган.

Алдан ачыкланганча, хатын-кыз самокатта идарәне үти алмый һәм ике яшьлек баланы бәрдерә, шуннан соң китеп бара. Һәлакәт нәтиҗәсендә сабыйның баш мие селкенгән һәм аягы сынган.

«Горки» полициясе бүлегендә бу факт буенча тикшерү үткәрелә һәм аны бәрдергән зат ачыклана» ,- дип аңлаттылар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү