Баш хөкемдар Ильяс Хөснетдинов: «Ушу баланың тәртибен дә, билгесен дә яхшырта»

Казанның “Бокс һәм өстәл теннисы” үзәгендә ушу буенча “Восточный барс – Көнчыгыш барсы” Татарстан Кубогы һәм республика турниры башланды. Ярышта республиканың төрле районнарыннан барлыгы 100 спортчы катнаша. Алар арасында 5 яшьлек сабыйлар да бар.

Татарстанның Ушу Федерациясе рәисе Айрат Әхмәров әйтүенчә, чара икенче тапкыр уздырыла. Узган ел пандемия сәбәпле, бераз тәнәфескә туктарга туры килгән. Әмма тренерлар балаларны онытмаган, онлайн – тренировка форматынына күчкәннәр.

– Падемия вакытында Россия һәм Европа чемпионатлары да хәтта онлайн узды. Анда спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, медальләр белән бүләкләнде. Турнирны алга таба ел саен үткәрергә җыенабыз. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Көз көз көне Казанда ушу фестивале үткәрергә планлаштырабыз. Халыкны кызыксындыру өчен төрле формалар уйлап табарга тырышачакбыз, –диде Айрат Әхмәров.

Ярышның баш хөкемдары, ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов ушуның балаларның тәртибенә, укуына уңай йогынтысы турында да әйтеп узды.

– Еш кына балаларга тәртип җитми.Ушу исә әдәпне яхшыртырга булыша. Умырткалык баганасында да төрле проблемалар еш очрый. Безнең барлык кагыйдәләр арканы төз тотуга юнәлдерелгән. Әти-әниләр арасында, сыйныфта парта арасында бары минем бала гына туры итеп утыра, укытучысы әйтте, дип килеп әйтүчеләр дә бар. Укулары да яхшыра. Әйтик, “4ле”гә укучылар отличникка әйләнә. Хәтерне яхшыртуда да файдасы бар. Ни өчен дигәндә, үкчә, тез, җилкә һәм башка органннарны берүк вакытта дөрес итеп тотарга өйрәнергә кирәк. Бала шуларның барысы турында да уйлый, – ди ул.

Спортчыларның чыгышларын ике кагыйдә буенча билгелиләр. Беренчесе – техник, икенчесе көч, рух, дөрес итеп сулау, киемнең пөхтәлеге кебек гомуми тәэсирләр.

– Без хөкемдарларга семинарлар үткәрәбез. Кагыйдәләрне гел кабатлыйбыз. Хөкемдарлар саны елдан-ел арта бара. Спортчылар да, әти–әниләр дә әлеге турнирны көтеп алды, бик нык әзерләнделәр.Татарстан башка төбәкләргә караганда ушуны үстерү буенча лидер санала. Тренерлар, әти–әниләр комитеты – команданың уңыш нигезе. Бездә “минем спортчы”, “синеке” дигән нәрсә юк. Без – барыбыз бер команда. Яшь спортчыларның тренерларга әйләнүе дә күңелле, – диде баш хөкемдар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү