Торак сатып алган өчен салымны кире кайтару җиңеләйде

21 майдан Россиядә яшәүчеләргә торак, җир сатып алган өчен һәм хосусый инвестицияләр керткән өчен физик затлар кеременә салымнан (НДФЛ) “вычет”ны кире кайтару гадиләштерелде. Бу хакта Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан законда әйтелә.

Хәзер сатып алынган күчемсез милек һәм инвестицияләр чыгымының бер өлешен каплау өчен салымны кире кайтару максатыннан салым декларацияләре тутыру һәм документлар җыюның кирәге юк. Моны Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша гариза язып, бик җиңел генә хәл итеп куярга мөмкин. Салым органы гариза өчен кирәкле мәгълүматларны шунда ук – салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштыра.

Шәхси кабинет аша тапшырылган гариза бер айга кадәрге вакыт дәвамында карала. Салым акчасы элек документлар тикшерелгәннән соң 30 көн эчендә түләнелсә, хәзер – 15 көндә кире кайтарылачак.


Фикер өстәү