Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы — Ак чәчәкләр-2021» конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды.
Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: «Ел табибы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак».
Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ачыклаячаклар. Җиңүчене сайлаганда интернет-тавыш бирү мөһим рольне уйнаячак.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы сылтама буенча тавыш бирүдә катнашыгыз.