84 яшендә өйләнгән Рифкать Фәррахов: «Өйләнешкәч тормышның мәгънәсе артты, яшисе килә!»

Шушы көннәрдә Әгерҗедә 84 яшьлек Рифкать абый белән 71 яшьлек Зоя апа ЗАГСка барып язылышкан. Никах укытып бергә яши башлауларына 7 ай икән инде. “Шушы вакыт эчендә кадер-хөрмәт күрсәтте. Зоя кешедән ким булмасын, никахым законлы булсын дидем дә, хатыныма фамилиямне бирдем”, – ди Рифкать абый.

Яшьлектә кавышкан Наиләсе белән озак еллар бергә гомер итәләр. Моннан 7 ел элек 70 яшендә Наилә апа вафат була.
– Беренче хатыным белән дә рәхәт яшәдек. Игезәк кызлар үстердек. Гөлшат белән Гөлнараның үз тормышы инде. Наиләнең авыру бар иде. Шуңа да озак яши алмады, – дип сөйли Рифкать абый. – Хатыным үлгәч тә, өйләнермен димәгән идем. Алты ел ялгыз яшәгәч, Казанда яшәүче туганым Роза шалтыратты да, Рифкать абый өйләнәсеңме, бер хатын бар, ди. Мине ялгызлык бик туйдырган иде инде. Ике дә уйлап та тормыйча өйләнәм, дидем.Озак та үтмәде, Зоя белән таныштык. Һәм шул көннән башка аерылышмадык.
Зоя апаның да ире яшьли вафат булган, ялгызы гына балаларын үстергән. Рифкать абыйны ул да бер күрүдә ошата. Әгерҗегә кайтып, бергә матур итеп яши башлыйлар.

– Мин Зояның матурлыгына сокландым. 70 яшендә булса да, битендәге җыерчыкларның булмавы гаҗәпләндерде. Үз-үзен карап торган ханым иде. Әле ул гынамы, бар эшкә кулы ятып тора. Ул килгәннән бирле, мин кадер-хөрмәттә яши башладым. Ялгыз иргә күп кирәкме? Иркә балага әйләндем. Зоя мине бәби карагандай тәрбияләде, – ди Рифкать абый. – Дөрес, кызларым да еш килеп торды. Әмма аларның үз тормышы бит. Зоя апагыз килгәч, мин бөтенләй яшәрдем. Ул миңа яшәр өчен көч бирде. Йокымнан матур итеп эндәшеп уята. Тәмле итеп ашарга пешереп куя. Өем җыештырылган. Картайган көнемдә рәхәткә чыктым.

Тиздән яшь парлар Түбән Кама районына күченәчәк. Зоя апаның балалары анда яши икән. Алар Рифкать абый бик якын иткәннәр.
– Килүбезне бәйрәмгә әйләндерәләр. Шулкадәр яратып торалар. Зояның балалары үзләре янына чакыра. Без шәһәрдән ерак түгел генә йорт та сатып алдык инде. Алла бирса, озакламый шунда китәчәкбез, – ди Рифкать абый. – Өйләнешкәч тормышның мәгънәсе артты. Яшисе килә! Үземне 100гә кадәр җитәрмен дип уйлыйм. Бер җирем авыртмый минем. Чирләп караганым да юк. Димәк, әле без Зоя апаң белән бергә озак яшиячәкбез. Олыгаеп, ник өйләнештегез дисеңме? Язмышым шулай булгандыр инде, дим. Әле шөкер, ялгышмадым. Юлыма җүнле кеше очрады.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү