Бүген өй, иртәгә урам. Казандагы «Приют человека» үзәгеннән репортаж

Монда килүчеләрне әллә каян танып алалар. Араларында бишәр ел буе бер сукмакны таптаучылар да бар. Барысын да тамак йөртә. Җылы ризык ашар өчен биредә чиратка алдан ук тезеләләр. Тәртип бозу юк. Ашыкмыйча башта берсе, аннан соң икенчесе килеп, ризык ала. Кире киткәндә исә рәхмәт укыйлар. «ВТ» журналисты, Казандагы «Приют человека» үзәгендә мохтаҗларның хәлен белешеп, аларның күңелен күрергә тырышты.

Бүген өй, иртәгә урам

Башка вакытта биредә кешеләрне ике тапкыр – иртән һәм кич табын янына җыялар. Рамазан аенда исә кичке алтыдан соң ашыйлар. Соңга калып бармасак та, без килгәндә, чират җыелган иде. Башта приютта яшәүчеләрнең хәлен белергә уйладык. Узган килүебез белән чагыштырганда, шактый үзгәрешләр дә булган. Приютка яңа вагоннар кайткан. Кечкенә генә бакчаларына ике теплица да урнаштырып куйганнар. Бер җирдә чәч кистерү бүлмәсе, табибныкы да бар. Мунчаларын, кер юдырта торган бүлмәләрен дә карап чыктык. Урамда яшәү түгел инде. Тик җылысы гына юк! Гаиләң белән түгәрәкләнеп яшәүгә җитми. Хәер, мондагылар «гаилә» дигән сүзне яратмыйлар. Чөнки якыннары белән бер куышта тормыш кора алмаган, шуның аркасында өеннән чыгып киткәннәр, торыр урынсыз калганнар күп монда.

Узган ел күрешкән абый-апалар исән-саулармы икән? Фәрит абый өйләнгән, Мария түтине балалары килеп алган. Калганнары әле дә монда, үзләре танып алды.

Кызлар бит әле!

Бүлмәләрнең күбесе бикле. Анда яшәүчеләр эштә икән. Кайсы урам себерә, кайсы җыештыручы булып эшли. Пилмән ясаучылар да бар. Теләге булган кешегә эш табарга ярдәм итәләр.

Күрше бүлмәдә ике Надя һәм бер Нина яши. Сөйләшергә яраталар, фотога төшәргә дә берсүзсез ризалашты алар. Ә менә язмышларын сораша башлагач, елап ук җибәрделәр.  Өч кешегә – бер күрәчәк. Өчесен дә урамга якыннары куып чыгарган. Алар сөйли, ә миндә каз тәннәре чыга. Башымда – мең төрле уй. Ничек инде балаң куып чыгара?

Беренче Надя – Яшел Үзәннеке.  Карт түгел әле ул, 60 яшен яңа тутырган. Тәбәнәк кенә ханым җыештыручы булып эшли икән.

– Кызым фатирымны приватизацияләгән дә куйган. Мине өлешкә кертеп тә тормаган. Берзаман әйтми-нитми сатты да җибәрде. Үзе Казанга күчте, мин урамда калдым. Яшәргә урын табарсың әле, диде. И, ул чакта күргәннәрем! Эчкече хатын иттеләр. Урамда калгач, бөтен кеше шулай уйлый инде. Иң кызыгы: мин бомжлар арасына да керә алмадым. Кабул итмәделәр. Аларның да үз кануннары бар, – ди Надя. – Башта бер туганыма бардым. Ярты ел яшәгәч, фатир эзләргә куштылар. Хезмәт хакым 14 мең сум иде. Чыгып китәргә туры килде. Аннан соң икенчесенең ишеген шакыдым. Анысы бөтенләй кертмәде. Ишек ярыгыннан карады да, кит, диде. Мин Казанга чыгып киттем. Әле ярый, приютны тиз таптым. Бик рәхмәтлемен. Минем өчен җәннәткә тиң бу.

Икенчесе буйга да озынрак, чибәрлеге дә күз явын алырлык. Үзем дә сизмичә: «Сез – бик матур ханым», – дип башладым.

– Булма чибәр, бул бәхетле, – диде Надя. – Шул чибәрлек харап итте инде мине. Матур хатынга ирләрнең күзе төшә. Миңа да ошыйлар иде. Ирем белән Самарада яшәдек. Балаларым булмады. Ирем үлгәч, бергә төзегән йортыбызны туганнары тартып алды. Акчам булмагач, юрист яллый алмадым. Менә шулай урамда каласың икән инде.

Ә Нина – бу бүлмәдә иң елагы. Ул сөйләгәндә, мин дә сытылдым әле, башкалар да кушылды. Тыныч кына тыңлап булмый.

– Кызым кызык итте. Бер генә балабыз булды безнең. Узган ел җәй көне ирем суга батты. Ул үлгәч, кызым фатирны миңа әйтмичә саткан. Яңа хуҗалар килгәч, елый-елый чыгып киттем. Кызымны күргән юк. Күрәсе дә килми инде. Әмма ана баласына начарлык теләми ул. Мин инде аны күңелемнән гафу да иттем. Йөрәк өзгәләнсә дә, кичерәсең икән. Үзенең дә ике баласы үсеп килә. Белемен дә биргәнбез, башкасын да. Ә киләчәген уйларга өйрәтмәгәнмен, – ди ул. – Күршеләремне, дусларымны бик сагынам. 62 яшемне монда каршыладым. Иртән эшкә чыгып китәбез дә кич кайтып йоклыйбыз. Шартлар яхшы. Безне сыендырган приют җитәкчеләренә мең рәхмәт!

Күрше бүлмәдә Валентина үзе генә утыра. Машина бәрдергәч, үткәнен оныткан хатын ул. Исемен дә белми, яшәгән йортын да. 4 ай хастаханәдә ятканнан соң, аңа приютка барырга киңәш итәләр. Мондагы табиблар Валентинаны дәвалый. Әкренләп хәтере яхшыра башлаган.

– Биредә документларымны ясатып бирделәр. Шунысы өчен бик рәхмәтлемен, – ди ул. – Кызым мине озак эзләгән. Беркаян да таба алмагач, инде исән булуыма өметләнмәгән дә.

Айрат абзый күпне күргән, әфган сугышлары кичкән кеше ул. Монда яши дә, эшли дә. Тормышыннан канәгать. Ә менә гаиләсе турында сөйләргә яратмый.

– Яшермим, нык эчтем. Түзә алмыйча, хатыным куып чыгарды. Әнигә барып яши башладым. Аның фатиры энем исемендә иде. Газиз кешем үлгәч, урамда калдым. Йортсыз кешеләргә ияреп йөреп тә карадым. Әле ярый бу приют хакында белеп алдым. Шөкер, өченче елымны яшим, – ди ул.

Бүлмә эчендә уйга чумдым. Ярый әле мине озатып йөрүче Лилия айнытып җибәрде:  «Ашатырга вакыт».

«Бүген яңа кешеме?»

Күңелдә йөрткәнне эшләп тә карыйсы килде. Лилия белән аш бүлү бүлмәсенә уздык. Иң элек курткамны салып куйдым. Башка яулык бәйләдем. Кулларымны дезинфекцияләдем. Аннан пирчәткә кидем дә эшкә тотындым. Лилия бик ачык кеше булып чыкты. Тиз генә бөтенесен аңлатып та бирде. Ул ризыкны салып тора, мин килүчеләргә тәрәзә аша биреп торам. Шул арада Лилия биредәге хәлләрне дә сөйли. Ризыкны Кабан арты мәчетендә пешереп җибәрәләр. Рамазан аенда көн саен җиләк-җимеш таратырга тырышалар. Иганәчеләр гел китереп тора. Пәнҗешәмбе көнне пылау пешерәләр. Бу көнне ризык сорап килүчеләр күп икән. Лилия барлык килгән кешенең исәбен ала. Гадәти көннәрдә 200әр кеше ашатсалар, Рамазан аенда 150ләп кеше килә, ди. Бу бит әле бер урында гына. Ә Казанда «Приют человека»ның 6 үзәге бар. Көнгә алар меңнән артык кеше ашата. Сүз уңаеннан, исерек килеш килгәннәрне кертмиләр. Таләп шундый, йә ашыйсың, йә эчәсең инде.  Без барда бер ир-ат килгән иде. Айнып килергә куштылар.

Авыз ачу вакыты җитте. Ризык алырга кеше чираты белән генә килеп баса. Иң элек бер ир-ат килде. Лилия әле монда ике ай гына эшләсә дә, бөтенесен исемләп танып тора: «Исәнме, Наил абый! Нәрсә ашыйсың, ашмы, ит белән макаронмы?» Авызында теше дә калмаган абый аш сорады. Мине күргәч, каушабрак та китте: «Бүген яңа кешеме әллә?» Шул арада исемемне сорап алды, ни дисәң дә, егет кеше бит! Башта абыйга ипи, мандарин бирәм. Аннары Лилиянең кулыннан алып, Наил абыйга ашлы тәлинкә сузам. Ул арада Лилия чәй ясый.

Наил абыйга 63 яшь икән. Дәрвишләр бистәсеннән килеп йөри. Бер дә өйләнеп карамаган.

– Минем инвалидлык бар. Электричкада бушлай йөрим. Утырам да киләм. Монда ашау тәмле. Әни үлгәч, ялгыз калдым. Өем бар, тик менә иптәш юк. Ияләндем инде ялгызлыкка. Сеңлем, беләсеңме, мондый җылы ризыкны күптән ашамаган кеше бит мин, – ди ул.

Наил абый артына баскан Рауза исемле апа уразасын калдырмаска тырыша. Авыз ачар өчен ризык алырга килгән.

– Авыр яшим, балам. Улым авыру. Акчабыз җитми. Үзең беләсең бит инде. Квартплата унике мең сум булды. Беребезнең пенсиясе шунда китә. Калган акчага дару да кирәк, ашыйсы да килә. Әле ярый, монда бушлай ашаталар. Биргәннәренә шөкер. Кайчак алар, мине кызганып: «Апа, монда ашап кайт», – диләр. Оялам бит. Икешәр порция алып кит, әле аша да. Шушы ризык белән авыз ачам, шуның белән сәхәр ашыйм. Пешерүчеләргә савап булсын, – ди Рауза апа.

Язмышларның төрлесен күргән булсам да, һәр яңасы кабат тетрәндерә.  Ике кулында да бармаклары булмаган бабайны күрүем булды, тагын катып калдым. Ярый, Лилия үткен, кулыма чүмеч тоттырды. Бу абзыйны тәмлерәк итеп сыйлыйсы килде, ашны куерак итеп салып куйдым. Бармаклары булмагач, ризыгын өстәленә алып килеп бирәләр. Ашыкмый ашады ул. Яшәр урыны бар үзенең, әмма акчасы җитми. Бармаклары булмауны исә, яшьлек хатасы, дип кенә әйтте. Салкында өшеткән.

Мохтаҗларны биредә кичке тугызга кадәр ашаталар икән. Лилия безне дә кыстады. Ризыктан өстен булып була алмадык. Сарык шулпасының тәме телеңне йотарлык! Чәйләре дә хуш исле!

… Ә язмышлар турында китап язарлык монда. Күз яшен чыгармасам да, йөрәк эчтән сулкылдады. Монда килгәннәрнең күбесе – әти-әниләрем яшендә. Димәк, куып чыгаручылар безнең буын була түгелме соң? Приюттагылар өчен бер уңайсызлансам, чиратка басып, ашарга көтүчеләрне күреп, бер моңайдым. Кулларына тоттырган бер мандаринга ничек сөенгәнен күрсәгез иде аларның! Икешәр кисәк ипи, икешәр мандарин сузганда, берсен генә алалар. Үзләре кадерсезләнгән кешеләр башкаларга тормыш кадерен аңларга өйрәтә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

2022 елда «Приют человека» башкарган эшләр:

– 386350 порция җылы ризык әзерләнгән;

– 1020 комплект кием бирелгән;

– 10239 кеше төн кунып чыккан;

– 103 кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән;

– 30 кешенең документлары яңартылган;

– 7841 ризык җыелмасы өләшенгән;

– 5712 тапкыр мунча керткәннәр;

–  229 тапкыр  социаль патрульгә чыкканнар;

– 12 кешене айнытканнар;

–  1 кеше наркология диспансерында дәваланган.

 

 

 


Фикер өстәү