Рамилә Гарипова: «Заказга кош теле сораучылар күбәйде»

Рамилә Гарипова – социаль челтәрләрдә бик актив. Бер карасаң, кош теле пешерә, икенче карасаң, милли алкалар ясый. Алар янәшәсенә курчаклар да тегеп куя.

Чирмешән районының Лашман авылы кызы ул. Хәзер Түбән Камада яши. Заманында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Кош теле пешереп сата башлагач, эшеннән киткән.

– Заказга кош теле сораучылар күбәйде. Мин пешергәне бизәлеше, матурлыгы белән үзенә тарткандыр, мөгаен. Әллә ни дә салмыйм, йомырка белән оннан ясыйм мин аны. Кечкенәдән бизәкләр яратуым, рәсем ясавым аркасында кош телен дә матур итеп тезеп бирәм. Әнә шул матурлык бөтен кешене җәлеп итә. «Тәмле», – дип мактап та куялар, – ди ул.

Бер мәлне милли бизәкле картиналар ясый башлый. Шуннан соң, нигә әле милли киемнәр киеп йөрүче татар кызларына алкалар эшләмәскә, ди ул. Күптән түгел кул эшләре белән «Оста куллы гүзәл затлар» бәйгесендә катнашып, җиңү дә яулаган.

 

–  Алкаларның детальләрен заказ белән кайтартам. Аннары инде матур бизәкләр белән ясап куям. «Татар бизәкләре» дигән төркем алып барам. Үзебезнең миллилекне саклыйсым килә. Кешеләргә файдалы булсын, дим. Борынгы җырларыбызны табып куям, милли киемнәр, чигү үрнәкләре  белән таныштырам. Алкаларны яратып алалар, – ди ул. – Киләчәккә планнарым зурдан. Түшлек, хәситәләр тегәсем килә. Күңелдә бер теләк – телебез дә, миллилегебез дә, гореф-гадәтләр дә югалмасын иде.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү