Рөстәм Миңнеханов: “ТАНЕКО”ның икътисадын яхшыртырдай гаять зур инвестиция проектлары бу”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында каталитик крекинг җиһазын, водород-3, май җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Аның әйтүенчә, “ТАНЕКО” дөнья күләмендәге заманча заводка әйләнде.

– Монда килгән саен бик зур һәм бик җитди үзгәрешләрне күреп сөенәбез. Бүген 31 миллиард сумлык өч җайланма эшләтелә башлады. Зур заводлар бу: кокс заводына 21 миллиард сум, водород – 9,5 миллиард, май заводына – 1 миллиард сум чамасы җәлеп ителде. Әлеге гаять зур инвестицион проектлар “ТАНЕКО” комплексының икътисадын сизелерлек яхшыртачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов әйтүенчә, башкарылган эшләр киләчәккә ышаныч тудыра. «Безнең компания һәм тулаем илнең тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итә. Алда әле хезмәт җиңүләре күп булачак», – диде ул. Быел биредә тагын 4 производство ачарга җыеналар.

“ТАНЕКО” генераль директоры Илшат Сәлахов, үз чиратында, әлеге җайланмаларны эшкә җигү нәтиҗәсендә комплексның яңа төр продукцияләр белән баетылачагын искәртте.

– Пропан-пропилен фракциясе һәм бутан-бутилен фракциясе бу. Автомобиль бензинын җитештерүне елына 1,5 миллион тоннага, дизель ягулыгын – 700 мең тоннага җиткерүне күздә тотабыз, 63 төрле майлау материалын базарга чыгаруны күздә тотабыз. Шул ук вакытта нефтьне эшкәртү 99 процент дәрәҗәсендә сакланып кала. Ачык төстәге нефть продуктлары чыгышын 78 проценттан 85 процентка җиткерәбез, – диде ул.

Генераль директор әйтүенчә, якындагы ике ай эчендә комплекста акрын кокслауның икенче җайланмасын төзү эшләре төгәлләнәчәк.

Яңа җайланмалар төзегәндә «Татнефть» Россиянең егерме шәһәрендә – Казанда, Бөгелмәдә, Санкт-Петербургта, Уфада, Ижауда, Волгоградта, Екатеринбургта, Таганрогта һәм башка калаларда заводларны заказ белән тәэмин иткән. Җиһазларның 95%ы Россиядә җитештерелгән.

Фикер өстәү