Мошенниклар 175нче гимназия укучылары әти-әниләренә шалтыратып, балаларын диңгезгә лагерьга җибәрергә җыенулары белән кызыксынып трансфер өчен акча түләргә тәкъдим итә башлаганнар. Бу хакта Казан мэриясе үзенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында хәбәр итте.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Казанның 175нче гимназиясе балалары өчен ялтулысынча бушлай икәнлеген белдерде.
Шәһәр мэриясе ата-аналарны уяу булырга өнди.