Казанда сакчының эскалаторда бала коткарганы видео эләккән

Бүген социаль челтәрләрдә эскалаторда әтисенең кулыннан төшеп киткән баланы сакчы коткарган видео чыкты.

Герой сакчы эшли торган «Застава» сак предприятиесендә сөйләүләренчә, бу хәл кичә «Радужный» сәүдә үзәгендә булган.

Әти кеше ике баласы белән эскалатордан төшәргә җыенган. Ул бер баласын кулына күтәргән, ә икенчесенең кулыннан җитәкләп барган. Әмма өлкән кызы эскалатор янына килеп җиткәч куркып туктап кала. Әти кеше олы кызының туктап калуын күргәч, бер баласын күтәргән килеш эскалатордан кирегә менә башлый.

Ир-ат абына һәм баласы белән бергә егыла. Шул вакытта аның янына сакчы Илнур Садретдинов килә, баланы күтәреп ала һәм аны куркынычсыз урынга алып китә.

https://youtu.be/nKjcPXe6g_I


Фикер өстәү