15 яшьлек улым бер елда ике тапкыр кулын сындырды. Табиб, остеопороз, дип кисәтте. Ул өлкәннәрдә генә була түгелме соң?
Әлфия Харисова. Казан
Сорауга табиб-травматолог Олег Брагин җавап бирә:
– Сөякләрнең ныклыгы турында яшьтән кайгыртырга кирәк. Балалар һәм яшүсмерләр остеопорозы да була. Кешенең сөяк системасы 30 яшькә кадәр формалаша. Активлык җитмәгәндә, ашказаны-эчәк тракты авырулары, дөрес тукланмау, тәмәке тарту хәлне тагын да катлауландыра ала. Баланың туклануына игътибарны арттырырга кирәк. Рацион фосфор һәм кальцийга бай булырга тиеш.