«Эшли белмәгән кешене субсидиягә кызыгып кына яллап нидер отып булырмы?»

Бүген яңалыклар тасмасын ачуга яшьләрнең карьерасын тәэмин итү чаралары турында ике мәкалә кул астына бәреп килеп керде.

Берсе балага искитимәле карьера тәэмин итү өчен аны инглиз теленә өйрәтергә өнди. Әлеге өндәүнең рациональ орлыгы шунда: инглиз телен белүчеләр күбрәк хезмәт хакы алып эшлиләр. Бу бар дөньяда шулай. Вьетнамда алар, мәсәлән, 40–60 процентка күбрәк хезмәт хакы ала икән. Испаннар инглиз телендә сөйләшсә, 39 процент күбрәк керемгә өмет итә алалар, ди. “Работа.ру” хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә дәүләт секторында эшләүчеләр, чит тел белсәләр, хезмәт хакларына 75 процент өстиләр, IT өлкәдә тир түксәләр, 30 процент тирәсе арттыралар табышларын. «Татнефть» тә үз хезмәткәрләренә инглизчә тел тибрәтә алган өчен генә дә өстәмә түли. Андый бонус башка күп кенә компанияләрдә дә бар.

Беренче карашка мәсьәлә бик гади бит инде: хәзер мәктәптә чит тел башлангыч класслардан ук укытыла. Димәк, урта белем турында аттестат алганда, яшьләрнең зур күпчелеге чит телдә ярыйсы ук сукаларга тиеш. Аттестаттагы билгеләре дә байтагының иң югары балларны тәшкил итүен исәпкә алсак, бигрәк тә. Аннан югары уку йортына кергәч, телне камилләштерәсең дә сиңа карьера баскычыннан үрмәләү өчен менә дигән бонус тәэмин ителә дә куя.

Әмма дә ләкин чынбарлык башкача. Балаларның күбесе чит телдә хәреф танырлык кына булып чыга мәктәптән. Вуз белеме моңа берни дә өстәми диярлек. Хәтерлик әле: мәктәптән татар телен куганда, аның дошманнары нинди дәлил кулланды? Укып-укып та барыбер мәктәптән телне белеп чыкмыйлар, диделәр. Татар теленең тормышта кирәге юк, дип тә өстәделәр. Әйе, чынлап та тормышта аны куллануга котылгысыз ихтыяҗ булса, өйрәнми кала алмаслар иде. Инглиз теле белән дә шулайрак. Әти-әни канаты астында әзергә-бәзер булып теплица шартларында үскән буын киләчәктә алачак зур хезмәт хакларына кызыгып кына баш ватып тел өйрәнеп утырмый инде ул. Мәктәптә эшләү стажым байтак булганга яхшы беләм: бездә әти-әниләрнең зур күпчелеге баланың белеме булсын дигән таләп куймый укытучыга, югары билге таләп итә. Улы яки кызы билгене ничек итеп ала – анысы бөтенләй мөһим түгел. Дәресләрдә күчерәме, үзе җавап бирәме, яисә укытучы әти-әнинең һәм администрациянең басымы астында (андый басым да бар һәм киң таралган) бәяне югары куярга гадәтләнәме, әллә инде, чынлап та, тырышып укып уңышка ирешәме – болар берсе дә төп кайгы түгел. Билге югары булсын һәм вәссәлам. Һәм без кулына югары билгеле атттестат тоткан, яисә диплом алган, әмма бернигә дә яраксыз яшьләрнең тулы бер армиясен күрәбез.

Профессиональ белем бирүче уку йортларына кергәндә дә аларның күбесе киләчәктә эшләргә дип түгел, дипломлы булырга дип кенә керә. Инглиз телен белсәң дә, белмәсәң дә, карьераны да, хезмәт хакын да тәэмин итми мондый караш. Бик яхшы дигәндә без инженер яисә педагог белемле сатучылар, төзлештә шабашка ысулы белән тир түгүчеләргә очрыйбыз. Мин үзем белгән һәм укыткан яшьләр арасында бер көтү алар. Юк, мин аларны түбәнсетергә теләмим, гаепләмим дә. Тели икән, кеше кирпеч тезсен, измә болгатсын, кибет кассасында утырсын – бу аның үз эше. Вәләкин ни өчен вузда укып йөрергә, геолог, агроном, химик дипломнары алып мәшәкатьләнергә иде соң?

Хәзер язма башындагы балагызның карьерасын тәэмин итү өчен инглиз теленә өйрәтегез дигән өндәүгә әйләнеп кайтыйк. Шуңа җавап итеп баланы махсус мәктәпкә урнаштырырга була, репетитор яллый аласың, түгәрәкләргә йөртеп мәшәкатьләндерсәң дә ярый, тик бер нәрсәдән башка боларның барысының да нәтиҗәсе чүп булачак. Йөрәктә максатка омтылыш дигән нәрсә юк икән, тырышлыкларның барысы да бушка. Икенче төрле мотивация дип атыйбыз бит инде ул омтылышны.

Мотивация булганда, иң уртакул укучы гап-гади мәктәп укытучысыннан инглиз телен өйрәнеп чыгачак. Ышаныгыз: бу юлларны авыл мәктәбендә татар телендә белем алып, өч телне өйрәнгән ике бала әтисе яза. Мин әле дә русча нәрсәдер язсам, кайвакыт текстны редакцияләү һәм төзәтү өчен табиб белемле кызыма озатам. Һәм текстка аның кулы тисә, мәгълүмат кырына аны курыкмыйча чыгарам. Аның фамилиясе астында Европа журналларында инглизчә чыккан фәнни мәкаләләре дә бар иде, димәк, инглизчәсе дә ипи-тозлык кына түгелдер дип беләм. Чит телдән алган белеме – мәктәп курсына вуз өстәгән белем генә. Бернинди өстәмә чыгым да юк. Бары тик улым гына соңгы курсны тәмамлаганда, инглиз телен шомарту өчен бер-ике атналык курслар кирәк, дип бераз акча сорады. Аңа эше өчен сөйләм телен яхшырак белү таләп ителә иде. Мотивация дигән бөек генератор хәл итә барысын да. Яхшы укытучы булса, өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырылса, ямь өстенә ямь генә инде, әлбәттә. Соңгысы өчен авылда шарт та, матди мөмкинлекләребез дә юк иде. Хәер, икенчесе күп очракта зыянлы да әле аның. Күп акчалы әтиләрнең балалары омтылышын югалта, үшәнлеккә күнегә.

Бу юллар авторның игътибарын җәлеп иткән икенче яңалык та шул яшьләрнең эш урыны, карьера мәсьәләсе турында. Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы урта һәм югары профессиональ мәктәпне тәмамлаган яшьләрне эшкә алган өчен бизнеска өч минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия бирү турындагы тәкъдим белән чыккан. Әгәр яшь кеше 2020 елда кулына диплом алган һәм һаман да эшсез икән, эшмәкәр аны үзенә эшкә ялласа, хөкүмәттән шул күләмдә матди ярдәмгә өмет итә алачак дип планлаштырыла инде. Идеянең авторлары хәзер көндәшлеккә ия тәҗрибәле белгечләргә дә эшкә урнашу кыен дип саный һәм яшь белгечләрне профессиягә этеп кертү өчен шундый плацдарм белән тәэмин итәргә телиләр.

Бу идея ике проблемага килеп терәлергә мөмкин дип уйлыйм мин үзем. Хөкүмәт субсиядиясенең бик зур булмавын исәпкә алсак, бизнес аңа кызыгып кемнедер эшкә алса да, бик түбән хезмәт хакы белән генә алыр, мөгаен. Ә безнең яшьләр, мәгълүм булганча, аз түләүле эшкә кызыкмый. Һәм дөрес эшлиләр үзе. Әмма эш рәтен белмәгән килеш кем генә зур акчага яллар икән кешене? Икенче проблема шул инде: эшли белмәгән кешене субсидиягә кызыгып кына яллап нидер отып буламы?

Карьера ясау өлкәсендәге белгечләр башкачарак карыйлар бу мәсьәләгә. Талантың һәм сәләтең бар икән, теләсә нинди өлкәдә дә зур акча эшләп була, диләр. Әйтик, күп сөйләүдән башка берни дә белмисең икән, лыгырдарга осталыгыңны да зур акчага әйләндерүнең әллә ничә төрле юлы бар дип саныйлар. Алар ни дәрәҗәдә хаклыдыр, әйтә алмыйм. Ләкин омтылышы һәм максаты булган яшь кеше, тиешле күләмдә тырышлык куйганда, теләгенә ирешми калмый. Кирәк икән, әллә ничә тел өйрәнә, осталыгын камилләштерә, башкасын эшли, әмма үз дигәненә ирешә. Бөтен проблема да әнә шул тырышлык дигән нәрсәгә килеп бөялә дә инде.


Фикер өстәү