Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризы участоклары эшли

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе праймеризы кысаларында «тере» тавыш бирү өчен участоклар эшли. Һәр участокта оештыручылар ковидка каршы куркынычсызлыкның югары стандартларын, шулай ук процедураның аңлаешлы һәм үтә күренмәле механизмын тәэмин итте.

Беренче ачылган участокларның берсе Казанның Идел буе районындагы 88нче мәктәп базасында оештырылган. Участок гражданнарны иртәнге сәгать сигездә кабул итә башлады, дип сөйләде журналистларга хисап комиссиясе рәисе Рифат Һидиятуллин.

Аның сүзләрен Татарстанда алдан тавыш бирүне оештыру комитеты әгъзасы Ольга Воронова тулыландырды. Ул  праймеризның барлык офлайн-мәйданчыклары ковидка каршы куркынычсызлыкның иң катгый стандартларына туры килүен искәртте.

«Бүген Казанда 83 хисап участогы ачыла, теләге булган барлык кешеләр тавыш бирү процедурасында катнаша ала. Барлык участокларда да вируска каршы кирәкле чаралар, шулай ук башка куркынычсызлык чаралары тәэмин ителгән. Бөтен җирдә битлек, перчаткалар һәм антисептиклар бар», — диде спикер.


Фикер өстәү