Чаллыда балыкчы ир-ат койма капкасы астында кысылып калган

Кичә кич белән ашыгыч махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына Чаллыда яшәүче бер ир-ат шалтыраткан. Ул үзенең Чулман күперендә салынган койма астында кысылып калуын әйткән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ир-ат аңлатуынча, ул балык тотарга бара торган булган һәм электростанция яныннан койманы шундагы бер ишек астыннан узарга уйлаган. Әмма ул кысылып калган һәм чыга алмаган. Аннан туңа башлаган. Үзенең кайда икәнен дә яхшылап аңлата алмаган.

Урынга 6нчы зона-коткару отряды килгән. Алар 38 яшьлек ир-атны капка астыннан табып алган. Махсус инструмент ярдәмендә койманы ачып, ир-атны коткарганнар. Ул медицина ярдәменнән баш тарткан. Бу вакыт эчендә ир-ат, телефон аша дуслары белән аралашып торган, үзен яхшы хис иткән.

 


Фикер өстәү