Татарстанда янгында бер хатын-кыз үлгән, ике кеше зыян күргән

Мөслим районында 58 яшьлек хатын-кыз янгын корбаны булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөслим районының Салауз Мухан авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр узган төндә килеп ирешә.

Янгында 19 яшьлек яшүсмер һәм 59 яшьлек ир-ат зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән Чаллы хастаханәсенә озатылган. Янгын җимерекләре астыннан 58 яшьлек хатынның мәете табылган.


Фикер өстәү